Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

#МойГеройМояСемья: Нуриев Гәләүетдин Нури улы

Түбәнкамалы Айзирә Шакирянова бабасы Нуриев Гәләүетдин Нури улы турында сөйләде

Түбәнкамалы Айзирә Шакирянова бабасы Нуриев Гәләүетдин Нури улы турында сөйләде

«Гаиләбез, нәселебез горурлыгы — Нуриев Гәләүетдин Нури улы 1914 елның августында Мөслим районы Октябрь авылында дөньяга килә. Үз чоры өчен 5 класс белеме була. Сугышка кадәр колхозда комбайнчы, тракторчы булып эшли.Өстәвенә оста аучы (сунарчы) да була. Бу сәләте минем әтиемдә дә зур чагылыш таба.

Ватан сугышына 1942 елның 12 февралендә китә һәм сугышның азагына кадәр көрәшә. 1942 һәм 1945 елларда яралана. Госпитальдән кире сугышка китә. 

Сугыштан соң әбием Фәһимәгә өйләнеп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Өч кыз, ике малай. Бабам мәрхүм булганда (1989 ел, август) миңа алты яшь булып, аның алдында уйнап утырганым, бабамның безгә өч тәгәрмәчле велосипед һәм курчак алып биргәнен бик яхшы хәтерлим.

Болар безнең өчен иң кадерле, иң кыйммәтле бүләкләр иде. Бабам белән горурлану, аңа карата хөрмәтем чиксез. Ул минем — герой!»

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев