Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

#МойГеройМояСемья: Мәсгут Мөгтәсим улы Гайсин

Түбәнкамалы Надия Әхтәмова «Минем герой — Минем гаиләм» акциясе кысаларында бабасының тарихын сөйләде.

«Минем бабам — Гайсин Мәсгут Мөгтәсим улы 1923 елның 16 апрелендә зур гаиләдә сигезенче бала булып туган. 1942 елның мартында 19 яшендә үз теләге белән фронтка китә.

Разведчик була һәм Беренче Балтыйк буе фронтының 31 бригадасының 170 дивизионында сугыша. 1944 елның 23 февралендә хәрби бүләккә — «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителә, ләкин аны ала алмый, чөнки Витебск янындагы сугышта ике тапкыр яралана. Бер пуля иңбашына тия, ә икенче кыйпылчык баш миенә чак кына бары җитми кала. Хирурглар кулын ампутацияләргә теләгән, ләкин бабай рөхсәт бирми. Аңа 16 тапкыр операция ясыйлар. Снаряд кыйпылчыклары аны 70 нче еллар ахырында гына борчымый башлый.

Сугыштан кайткач, ул минем әбием белән таныша, гаилә кора, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Безнең бабай озак гомер кичерде һәм 2012 елда гаиләсе янында вафат булды».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев