Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

#МойГеройМояСемья: Гаффар Нәҗми улы Сабитов

Түбән Камада яшәүче Марк Косицкий Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасының тарихы белән уртаклашты.

Гаффар Нәҗми улы Сабитов 1905 елның 21 февралендә Күн авылында (хәзерге Питрәч районы) күп балалы гаиләдә туган.

Сугышка кадәр елларда комсомолга, ә аннары коммунистик партиягә керә. Партия һәм дәүләт органнарында эшли, колхозлар һәм совхозлар төзүдә катнаша. 1930 еллардан Чаллыда яши, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли.

1935 елның ноябрендә армиягә алына. Мәскәү һава һөҗүменә каршы оборона Үзәгендә укый. Өлкән лейтенант дәрәҗәсендә фронтка китә, анда дивизия командиры ярдәмчесе вазифасында хезмәт итә. Карелия фронтында ПВО зенит-артиллерия дивизионы составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

1943 елда Мурманск оборонасында көрәшә. 1944 елда Белоруссия фронты гаскәрләре составында Балтыйк буе илләрен азат итә. Җиңүне Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә. 1946 елның февралендә Чаллыга кайта.

Хатыны Лидия Яковлевна белән дүрт бала тәрбияләп үстерә. 1993 елның 26 апрелендә вафат була. Түбән Камада җирләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев