Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

#МинемГеройМинемГаилә: түбәнкамалы фронтовик бабасы Сәгыйдулла Хәбибулла улы Зарипов турында сөйләде

Түбән Камада яшәүче Гөлнара Гыйзәтуллина Җиңү көненә багышланган патриотик флешмобка кушылды.

«Милосердие» үзәге хезмәткәре үзенең бабасы — Бөек Ватан сугышында катнашучы Сәгыйдулла Хәбибулла улы Зарипов турында социаль челтәрләрдә сөйләде.

Сәгыйдулла Зариповны 19 яшендә фронтка алалар.

«Бабам 1922 елның 15 июнендә ТАССРның Мөслим районы Әмикәй авылында туган. Сугышның беренче айларында төрле эшче, ат караучы булып эшли, хуҗалыкта ярдәм итә.

1941 елның 6 декабрендә аны Совет Армиясе сафларына чакыралар һәм фронтка җибәрәләр. 1942 елның 19 маена кадәр ул алгы сызыкта сугыша. Фашист илбасарлары белән көрәштә ике аягы да яралана, шуннан соң аны Прокопьевский госпиталенә җибәрәләр. Госпитальдә ул 1942 елның октябренә кадәр дәвалана.

Дәваланганнан соң аны демобилизациялиләр. Ул туган авылына кайта, анда ат караучы, тракторчы булып эшли, аннары бригадир була. Соңыннан әбием Рәшидәгә өйләнә (әбием әле исән). Аларның алты баласы: 3 малай һәм 3 кыз туа. Шул балаларның берсе — минем яраткан әтием Рахимҗан.

Бабам 2017 елның гыйнварында вафат булды. Минем гаиләм өчен бу зур югалту.

Бабам Сәгыйдулла истәлеге булып күп орден һәм медальләр, фронтовик иптәшләре белән төшкән фотолар калды. Мин бабам белән бик горурланам, һәм аның турында истәлекне балаларыма һәм оныкларыма тапшырачакмын».

Җиңү көненә патриотик флешмоб Татарстанда 9 майга кадәр үткәрелә. Анда катнашу өчен социаль челтәрләрдәге битегездә сугышта катнашкан яки тыл ветераны булган туганыгыз турында #МойГеройМояСемья хештегы белән пост бастырып чыгарырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев