Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

Көтеп алынган Җиңү

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 79 ел вакыт узды.

Бәхетебезгә, мин дә, әти-әнием дә сугыш афәтен күрмәдек. Бу вәхши, канкойгыч сугыш турында кинолардан карап, китаплардан гына укып, ишетеп беләбез. 

Әбием Зәйния Акмалованың балачагы нәкъ шул чорга туры килгән. Мөслим районы Исәнсәеф авылыннан ул. «Сугыш башланганда, мин әле бик кечкенә идем, нибары җиде яшь,» — дип, сөйләп китте әбием, сугыш турында хатирәләрен барлавын үтенгәч. Ул мәрхәмәтсез елларны искә алу бик авырлардан шул, сөйләгәндә әбием дә күз яшьләрен тыя алмый. Түбәндә аның истәлекләрен язабыз.

«Шыксыз, салкын көн. Үзәк өзгеч салкын җилләр исә. Һәр кешенең телендә бер сүз — сугыш башланган», — дип дәвам итте ул. — Ул вакытта әнием Сания кырда хезмәт куйды, ә әткәй Хәйретдин — хәрби кеше иде. Аны сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алдылар. Әнкәй белән тарантаска утырып, Кашлак тавына кадәр озата бардык. Хушлашыр минутлар җиткәндә әткәй кочагына алып сөйде дә, кесәсеннән кызгылт клиндерләр алып бирде. Әнием елый, аңа кушылып, мин үксим, безгә кушылып бар җиһан елый иде. Юллар, кайгы салган җыерчыклар кебек, яргаланып беткән. Ә яңгыр һаман ява да ява... 

Кич җитеп йокларга яткач, чаршау артындагы тавышка сискәнеп киттем. Ниндидер таныш тавышның ягымлы эндәшүе үзеннән-үзе иркәли иде. Баксам, әткәем кайткан. Юл начар булганлыктан китә алмыйча калганнар икән. Иртәнге таң белән ул тагын юлга кузгалды. Китәр алдыннан тезенә утыртты да кысып-кысып кочты, тагын әлеге дә баягы клиндерләрне сузды. Күзләре уйга баткан, ләкин карашы элеккечә назлы иде. Бу күрешүебез соңгы тапкырдыр дип мин уйламаган да идем. Әткәй киткәннән соң бар эш әнкәй белән миңа калды. Энем әле бик кечкенә, шунлыктан аны да аякка бастырырга кирәк. 

Кәлҗемә, алабута һәм башка төрле ашарга яраклы үләннәр җыеп ашарга пешердем, әнкәй янына эшкә дә бардым, малтуарларны да карадым — бер генә дә буш вакыт та юк иде. Көн артыннан көн үттеләр дә үттеләр, ә беркөн әнкәй кош тоткандай йөгереп керде: әткәйдән хат килгән. Кечкенә идем бит, хатта ниләр язылганы онытылган, бары тик: «Бик куркыныч сугыш. Кайтыр юллар ерак, тик шулай да көтегез!» — дигән юллары гына истә калган. Бу хат, әйтерсең, канат куйды. Яшәүгә сулыш өрде.

Ел артыннан ел үтте, барча кеше көткән җиңү көне дә якынлашты. Беркөн иртән тәрәз аша чагылган кояшка күземә төште. Башка көндәге кебек түгел, ә үзенчә кояш иде ул. Әйе, 9 май кояшы әткәем соңгы күрешү көнендә биргән клиндер төсендәге кебек кып-кызыл, янып тора. Менә шунда гына аңладым: мин аның белән башка күрешмәячәкмен. Тик нигәдер нәни йөрәгем: «Кайтыр ул, кайтыр, көт», — дип тибә иде. Юк, шул, күпме өзгәләнеп көтсәк тә, бик күпләр кебек, әтием сугыштан әйләнеп кайтмады. Ә бары тик киек каз булып, клиндер төсендәге кояш яныннан сәлам генә юллый иде...» 

Зәйния әбием шушыларны сөйләп, тынып калды. Балачагын, кадерле, газиз әтисен урлаган сугыш турында күпме генә язсалар да, без аны тулаем күз алдына китерә алмаячакбыз. Ә безнең сөйкемле әбиләребез сугыш чоры михнәтләрен күңелләрендә йөрттеләр, иртәсен-кичен догалар укып, тынычлык теләделәр. Бер телем ипинең кадерен белеп яшәделәр алар.

Алинә Акмалова
Түбән Кама

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев