Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МинемГеройМинемГаилә

Бабам — Бөек Ватан сугышы каһарманы

Миллионлаган кеше гомерен өзгән, күпләргә ятимлек ачысы татыткан Беөк Ватан сугышы илебез тарихында канлы юллар белән язылган.

Сугыш чоры бик күпләргә авыр сынаулар китерә. Аның михнәт-газаплары кагылмаган гаилә калмагандыр илебездә, югалтулар бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Бабам Нурулла Заһидулла улы Заһидуллин да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әбиемдә аның фотолары, сугыш чорында күрсәткән батырлыклары өчен Рәхмәт язулары, орден-медальләре иң кадерле истәлек булып сакланган. 

Бабам Нурулла Заһидулла улы 1906 елның 26 июнендә туган. Гаиләдә сакланган истәлекләр буенча, бабам колхозда атлар үрчеткән. Ул терлекләрне якындагы елгага су эчәргә алып барган, атларны үзе дагалаган, алар белән җир сөргән. 

Бабам сөйләп калдырганнар буенча, аларның гаиләсе тыйнак яшәгән, шулай да ачлыктан интекмәгәннәр. Зур гаилә тырыш һәм эшчән булган. Шунлыктан кулаклар исемлегенә кертеп, чит җирләргә сөрмәсеннәр дип куркып яшәгәннәр. 

Нурулла бабай беркайчан да кешеләргә ярдәм итүдән баш тартмаган. Балаларны да бик яраткан, үз оныклары гына түгел, күрше-тирә балалары да гел аңа ияреп йөргәннәр. Бала-чагаларны өенә алып кереп, ашатып-эчертеп чыгарган. Ул безгә хәзер кызык һәм сәер тоелса да, ул чорларда тамагы туйганчы ашамаган гаиләләр дә булган. 

Менә шулай үз җаена бер көйгә генә яшәп ятканда, немец илбасарлары Советлар Союзына басып керә. Нурулла бабам да 1941 елның 10 маенда армиягә чакырыла һәм шул ук елның сентябрендә фронтка җибәрелә, 1 октябрьдә Ленинградны саклау өчен сугышларда катнаша. Канкойгыч сугышлардан соң, аларга чигенергә туры килә. Аларның частьләре башкалабыз Мәскәүгә күчерелә. 

Нурулла бабам Мәскәү өчен барган сугышларда катнаша һәм авыр яралана. Күрсәткән батырлыгы өчен аңа орден да бирәләр, тик кызганыч, бу орден гаиләбездә сакланып калмаган. Госпитальдән дәваланганнан соң, ул кабат фронтка китә, ләкин озакка түгел, аларның бер өлешен оккупациялиләр һәм әсирлеккә алалар. Әбиемнең сөйләвенә караганда, әсирлектә бабам Муса Җәлил белән дә очрашкан. Әсирлектән бабам 1945 нче елда гына котыла. 

Сугыштан соң туган авылына әйләнеп кайта, колхозга эшкә урнаша, үзенең яраткан эшенә — атлар үрчетергә керешә. 

Тик 1988 елда бик көчле янгын була, бабайның йорт-җире янып бетә. Алар гаиләләре белән Түбән Камага күченеп киләләр. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Нурулла Заһидулла улы көчле рухлы кеше булып кала. Ул барлык балаларына һәм оныкларына ярдәм итеп яши. Гомере буе игелекле һәм юмарт кеше була. Ә ипи-ипекәйгә ничек олылап карады ул! Чөнки аңа сугышта ачлыкны күрергә туры килә, кайвакыт ач солдатларга берничә көн сугышырга туры килә, чөнки кыр кухнясы ут астында кала. Әле бит сугыштан соңгы елларда да халык туйганчы ипи ашый алмаган. Бабаем ипи кискәндә валчыгын да коймыйча, сак кына кыеклап кисеп, өчпочмаклы йорт кебек, матурлап тезеп куя иде... 

Ел саен җәй җитүгә, без гаиләбез белән бабайның туган авылына кайтабыз. Анда туганнар белән очрашабыз һәм 1993 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Заһидуллин Нурулла Заһидулла улы җирләнгән зиратка керми калмыйбыз. 

Мин барлык ветераннарга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт белән карауларын һәм аларга мөмкин булганча ярдәм күрсәтүләрен телим. Чөнки алар илебезне явыз дошманнардан саклаганнар, сугыштан соңгы җимерекләрдән шәһәравылларны төзегәннәр, балалар үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. 

Хәзер инде безнең өлкән буын юк, әмма нәсел тарихы өзелми, ул балаларда, димәк, гаилә хәтерендә дә дәвам итә.

Мурат Сәхбетдинов, «Адымнар» полилингваль гимназия укучысы
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев