Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Халкыбызның матур гадәтләрен саклап

Шәһәребездә 64 нче балалар бакчасы турында белмәгән, ишетмәгән татар юктыр.

Биредә халкыбызның гореф-гадәтләрен барлап, саклап, киләчәк буынга җиткерү өчен күп көч куялар. 

Бакчада балалар саф татарча матур итеп сөйләшә. Сабыйларны татар язучылары иҗатлары белән таныштыруда, аларны саф ана телләрендә сөйләшергә өйрәтүдә тәрбияче апалары, татар теле тәрбиячесе Халидә Сабирҗанова зур көч куя. Татар язучылары, халкыбызның милли бәйрәмнәре белән танышып үсә бакчага йөрүчеләр. Шулай булмыйни, бу бакчаны милләтпәрвәр язучы, «Татарстанның атказанган укытучысы» Нурзия Мирхазова җитәкли бит!

Әле менә кайчан гына татар балалары арасында «Сөйкемле бала» бәйгесе гөрләп узган булса, шушы көннәрдә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышлап «Мин — Тукай варисы» традицион республика бәйгесе үткәрелде. Конкурсның дәрәҗәсе зур булуын аңлар өчен аның мактаулы кунаклары исемлегенә күз салу да җитә: Радик Шәйдуллин — Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә hәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе, «Татар гаиләсе Бөтенроссия иҗтимагый фонды» рәисе Миләүшә Гайфуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев һәм башкалар. 

Әлеге конкурста катнашучыларның саны елдан-ел арта, аларга башка шәһәрләрдән һәм районнардан да балалар өстәлә. Быел үз көчләрен сынап карарга теләк белдереп, Казан, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Биектау, Арча, Теләче һәм башка районнардан барлыгы 67 гариза килгән. Алар арасыннан 13 — иң яхшылары сайлап алынган. 

Финалга чыгучы балалар барысы да нык әзерлек белән килгәннәр. Бөек шагыйребезнең иҗатын яхшы беләләр. Сабыйлар үзләре генә түгел, ә әти-әниләре дә бик җитди, яхшы әзерләнгәннәр, костюмнар күз явын алырлык. 

Бәйгедә катнашучыларның барысының да шундый оста булуы, саф татарча сөйләве жюрига җиңүчене сайлап алуда кыенлык тудыргандыр, мөгаен. Озак кына киңәшләшкәннән соң шушы ук бакчага йөрүче Сәмирә Әсәтова җиңүче дип табылды. Икенче урынны Түбән Каманың 95 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Камил Мирзамәхмүтов һәм Казанның 122 нче балалар бакчасыннан Эмиль Исхаков бүлештеләр. Өченче урынга шәһәребезнең 1нче балалар бакчасыннан Рамазан Насыйров һәм Казанның 100 нче бакчасыннан Инсаф Нәҗипов лаек булдылар.

Балаларның шулай милләтебезнең йөзек кашы булган Тукайның иҗатын яхшы белүләре, алай гына да түгел, саф татарча итеп аның шигырьләрен яттан сөйләүләре күңелдә ышаныч уята. Үткәне белән кызыксынган, аны өйрәнеп үскән балалар ана телләрен онытмаслар, киләчәк буынга да җиткерерләр.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев