Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

«Түгәрәк уен»нар онытылмасын

2023 ел республикабызда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителү уңаеннан шәһәребезнең 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында ел буена төрле чаралар үткәрелеп килде.

Әле менә күптән түгел өлкән төркемгә һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар белән ачык һавада «Түгәрәк уен» үткәрдек. Балаларны бәйрәмчә бизәлгән спорт мәйданчыгы каршы алды. Сабыйлар төрле халыкларның милли киемнәрен киеп, шул милләткә хас уеннарны уйнадылар һәм башкаларга да өйрәттеләр. Милли киемнәргә килгәндә, балалар бакчасында республикабызда дус-тату яшәүче барлык милләт вәкилләренең дә диярлек үзләренә хас костюмнары барлыгын әйтеп китим әле. 

Башкорт халкының «Бакыр бүкән», рус халкының «Кострома», татар халкының «Берәү, икәү, өчәү» уеннарын нәниләр аеруча үз итте. Уеннарны милли киемнәр кигән тәрбияче апалары Рәмзия Сөләйманова, Филсинә Шәмсетдинова, Гөлнара Яппарова оештырды. 

Кечкенәрәк төркемнәргә йөрүче нәниләр баштарак читтән генә күзәтеп торсалар, соңрак уеннарга кушылып киттеләр. Аларны хәтта җыр-музыка тавышы ишетеп, урманнан килгән Убырлы карчык та (бу рольне балаларның яраткан тәрбиячесе Илгизә Ибәтуллина аеруча осталык белән башкарды) куркытмады. Шулай, ерактан килгән кунакны буш җибәреп булмый инде: балалар аның белән дә «Убырлы карчык» дип аталган күңелле җырлыбиюле уен уйнадылар. Бәйрәм бергәләп «дуслык түгәрәге» ясап, бию белән тәмамланды. 

Бәйрәмне оештырган музыка җитәкчесе Фиалка Шәйдуллина һәм алып баручы Фидания Сәхбетдинова чара югары дәрәҗәдә узсын өчен бар тырышлыкларын куйдылар. Язмамны йомгаклап, бакчабызның тәрбиячеләре һәм җитәкчелеге «баланы тәрбияләү кече яшьтән үк башлана» дигәнне истә тотып, мондый чаралар үткәрүгә зур игътибар бирә.

Сания Минабетдинова
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев