Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Түбән Камада татар яшьләре интеллектуаль уенда көч сынашты

Викторинаның максаты — татар телен, мәдәниятен һәм фольклорын саклап калу.

Түбән Каманың актив татар яшьләре үз халкының мәдәниятен һәм тарихын белүдә, тапкырлык һәм зирәклектә ярышты. «Ковер» яшьләр үзәгендә мәктәп, урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары укучылары өчен интеллектуаль уен узды.

Аларны бер мәйданчыкта Түбән Кама егете Рөстәм Ямалиев җыйды. Викторинаның максаты — татар телен, мәдәниятен һәм фольклорын саклап калу.

Егет-кызларны туган телгә һәм милли традицияләргә мәхәббәт берләштерә. Яшьләр командаларга бүленеп, татар халык әкиятләренә, табышмакларына, гореф-гадәтләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

«Түбән Каманың һәр уку йортында бертөрле балалар укый кебек, ләкин чынлыкта алар — яшьтән үк татар телен саклау буенча милли мәсьәлә белән рухландырылган кешеләр», — дип саный Татарстан Республикасының Кама аръягы территориаль зонасының татар һәм төрки халыклар милли конгрессы рәисе Даут Хәбибуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев