Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Түбән Камада татар гүзәлен һәм батырын сайлыйлар

Бәйге тулысынча татар телендә уза.

Традиция буенча көз көне шәһәрдә «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» конкурсы уза. Студентлар һәм мәктәп укучылары туган телне, мәдәниятне, тарихны белүче иң матур һәм белемле түбәнкамалы исеме өчен көрәште.

Бәйге тулысынча татар телендә уза. Катнашучылар иҗади номерлар да әзерләгән.

«Конкурс туган телне һәм традицияләрне саклауны пропагандалау максатыннан үткәрелә. Без туган телебезне саклап калырга, аны мөмкин кадәр күбрәк кеше арасында танытырга телибез», — дип билгеләп үтте конкурсны оештыручы Диана Шәйхетдинова.

Быел конкурс бишенче тапкыр үткәрелә. Чираттагы этапта Түбән Каманың иң гүзәл кызы һәм иң көчле егете исеме өчен 10 кеше көрәшәчәк, ул шунда ук — «Ковер» яшьләр үзәгендә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев