Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Түбән Камада «Сөмбелә гүзәле»н сайладылар

Бу бәйге 2017 елдан бирле 76 нчы балалар бакчасы базасында даими үткәрелеп килә.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында Түбән Каманың мәктәпкәчә яшьтәге балаларын татар халык бәйрәме — «Сөмбелә» бәйрәме белән таныштырдылар, дип хәбәр ителә Түбән Кама хакимиятенең рәсми сайтында.

25 октябрь көнне «Сөмбелә гүзәле» зона бәйгесенең финал туры узды. Бу бәйге 2017 елдан бирле 76 нчы балалар бакчасы базасында даими үткәрелеп килә.

Финалда Түбән Кама муниципаль районыннан һәм Балык Бистәсенең «Бәләкәч» балалар бакчасыннан 7 кыз катнашты.

Конкурсантлар татар телендә иркен сөйләшеп, «Сөмбелә» бәйрәменең килеп чыгышын һәм әһәмиятен ачып бирделәр. Нәтиҗәдә, «Сөмбелә гүзәле» титулын 92нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Рузилә Мөхәммәтшина яулады.

Беренче урынны 99 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Ясминә Шәрәфиева алды. Икенче урында — Балык Бистәсеннән Айсилә Гобәева. Ә мактаулы өченче урында — 76 нчы балалар бакчасыннан Ясминә Рәхимова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев