Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Түбән Кама районында 1903 елда төзелгән иске мәчетне яңартып торгызырга планлаштыралар

Бу иске мәчетне элегрәк тә төзекләндерә башламакчы булганнар.

Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында 1903 елда төзелгән иске мәчетне яңартып торгызырга планлаштыралар. 

Ул Татарстанда бут ташыннан төзелгән бердәнбер мәчет. Аның үзенчәлекле архитектура конструкциясе хәтта архитекторларны да таң калдырган. «Мәчеткә реставрация ясау өчен махсус проект эшләнәчәк», — дип вәгъдә итә «ТСНРУ» АҖ баш архитекторы Рания Рәимова. Бина төзелешен ныклап өйрәнгәч, аны ничек реконструкцияләргә икәнлеге һәм ул эшләр өчен күпме акча кирәк булачагы ачыкланачак, ди белгечләр. 

Бу иске мәчетне элегрәк тә төзекләндерә башламакчы булганнар. Җирле мәчет имам-хатыйбы Нәсим Корбанов сөйләвенчә, 10 ел элек анда бөтен авыл белән генераль җыештыру үткәргәннәр. Реконструкция ясау мәсьәләсенә дә тотынганнар, әмма документлар белән проблемалар килеп чыгу сәбәпле, моны эшләп булмаган. 

Хәзерге вакытта Түбән Чаллының гамәлдәге мәчете бинасында QR-код урнаштырылган стенд тора, аның буенча тарихи бинаны реконструкцияләүгә теләгән һәркем үзеннән акчалата ярдәм кертә ала. 

Альбина Вәлиева фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев