Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Түбән Кама паркларында Казан һәм Чаллы татар эстрадасы артистлары чыгышы көтелә

Концертлар «Мәдәни мохит» проекты кысаларында үткәрелә.

11 августтан 13 августка кадәр Түбән Каманың ике паркында Казан һәм Чаллы татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе хәбәр итә.

Җомга көнне, 11 августта, «Гаилә» шәһәр паркында Чаллыдан Гөлдания Хәйруллина чыгыш ясаячак. Концерт 18 сәгатьтә башлана.

Шимбә көнне, 12 августта, Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Казаннан «Фәридә — Алсу» дуэты чыгышы булачак. Концерт 17 сәгатьтә башлана.

Якшәмбе, 13 августта, «Гаилә» шәһәр паркында Татарстан башкаласыннан Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Айрат Закиров, Миләүшә Закирова чыгышы көтелә. Концерт 18 сәгатьтә башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев