Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Түбән Кама паркларында 7-9 июльдә Татарстан артистлары чыгыш ясаячак

Концертлар «Мәдәни мохит» проекты кысаларында үткәрелә.

Атна саен «Мәдәни мохит» проекты кысаларында, Түбән Камада күңел ачу программалары, концертлар, ачык һавада кинолар уза. Бу атнада, 7-9 июль көннәрендә, түбәнкамалылар өчен Чаллы һәм Казан артистлары чыгыш ясаячак. Бу турыда Түбән Кама районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

7 июль көнне 17:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Закир һәм Гөлүсә Шаһбан җырлый.

8 июль көнне 18:30 сәгатьтә «Гаилә» паркында Чаллының «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбленең концерты була.

9 июль көнне 17:00 сәгатьтә «Гаилә» паркында Казан артистлары — «Болгар кызлары» ансамбле һәм яшь җырчы Инсаф Ганибаев чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев