Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Түбән Кама башкортлары Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үтте

Сөмбелә — көзге уңышка багышланган милли бәйрәм.

Түбән Кама башкортлары Сөмбелә — көзге уңыш бәйрәмен билгеләп үтте. Шәһәрдә аны ел саен уздыралар.

Оештыручылар биюләр, җырлар, уеннар, кунаклар өчен сыйлар һәм, әлбәттә, көз бүләкләре күргәзмәсе әзерләгән иде. Сөмбелә — көзге уңышка багышланган милли бәйрәм.

«Кечкенә Сабантуй кебек уза һәм җыеп алынган уңышка багышлана. Барлык башкортлар җыела, конкурслар үткәрә, көрәш карарга була. Җәй буе эшләделәр, хәзер рәхәтләнеп ял итәләр», — ди Түбән Кама башкортлары автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Карлыгач Киреева.

Сөмбелә бәйрәменә килгәннәрнең барысын да тәм-томнар белән сыйладылар. Мәктәп укучыларына башкортча кунакчыллык бик ошады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев