Өч йөз еллык авыл тарихы
Түбәндә бәян ителәчәк кызыклы фактлар белән без — Түбән Кама аксакаллар шурасы вәкилләре һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары — Самара өлкәсенең өч йөз еллык Денис авылының тарихи музеена экскурсиягә баргач таныштык.
Алты мәчетле авыллар 1917 елга кадәр Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә бик сирәк булгандыр. Самара өлкәсенең Денис авылында мәчетләр генә түгел, мәдрәсәләрдә күп булган. Иң кызыгы — авылның исеме килеп чыгуында. Авылга нигез салучы картның исеме Динмөхәммәт булып тарихка кереп калган. Риваятьләр буенча, Казан ханлыгы таркалгач, Чирмешән кирмәненнән күчмә болгар кабиләләре шушы җирләргә килеп, ул чакта урман буендагы исемсез бер елга буена урнашканнар. Тирә-якта зирек агачлары күп үскән. Соңрак елгага Зирекле (русча Ольховка), авылга Динмөхәммәт исемен кушканнар.
Рәсәйдә 1744-1747 елларда узган 2 нче ревизия халык саны алу мәгълүматлары буенча анда бары 5 җан булган. XVIII гасыр ахырында авылда 84 кеше исәпләнгән, ә 1917 елда — 4400 кеше! 1909 елда авылда беренче мәчет ачылган. 2007 елда манарасы яңартылып, бу мәчет бүгенге көнгә кадәр эшләп килә икән.
Монда тарих белән бәйләнгән үзенчәлекле экспонатлар һәм документлар гаять күп! Музейның беренче залында авылның топографик картасы, бу җирлеккә нигез салу тарихына багышланган мәгълүматлар урнаштырылган. Стенада Бөек Ватан сугышында һәлак булган 267 авылдашның фотолары игътибарны җәлеп итә. Кайбер фотосурәтләрне туганнарыннан таба алмагач, интернеттагы «Память народа» сайтыннан эзләп куйганнар.
Янәшәдәге экспозициядә сугыштан кайткан йөздән артык ветераннар турында фото һәм мәгълүмат урнашкан. Кызганычка каршы, бүген аларның исән булганнарын бармак белән генә санарлык... Стеллажларда — өчпочмаклы солдат хатлары (гарәп һәм латин графикасында), «похоронкалар», медаль һәм орденнар, хәтта 1945 елның 10 маенда чыккан «Правда» газетасы бар. Иң уникаль экспонат — Беренче бөтендөнья сугышы солдаты манекены аркасындагы агачтан ясалган рекрут котомкасы... Стеллажларда шулай ук мәчетләр һәм «Марс» колхозы тарихы, данлыклы шәхесләр язмышы чагылдырыла.
Музейның икенче залы этнография һәм туган төбәк көнкүрешенә багышланган. Кием элгечләрендә һәм сандыкларда чигелгән һәм бала итәкле күлмәкләр, сөлгеләр... Стеналарда һәм киштәләрдә — күкеле сәгатьләр, коштабаклар, асылмалы лампалар, капкыннар, герле үлчәүләр. Һәрберсенең — үз тарихы.
Җиде литр су сыешлы самоварны һәм сөннәтле җиз комганны яртылаш изелеп-ватылып беткән килеш тимер кабул итү пунктында табып, төзәтеп яңартканнар. Агачтан ясалган хуҗалык кирәк-яраклары арасында тимер тәгәрмәчле ат сабанын авыл тимерчесе үз кулы белән ясаган дип һич тә ышанмассың! Бары бу музейда гына мин җиз гөсел табагын, фарфордан ясалган кара савытларын күрдем. Кыңгыраулы Саратов гармуннарына тикле бар хәтта, бүген хет кулыңа алып уйна. Дистәләгән радиоалгычлар, патефоннар...
Ручкасын әйләндереп эшли торган коммутатор телефоны белән кызык вакыйганы безне озатып йөрүче Минсәгыйт Вәлиуллин болай искә төшерә:
— Сугыштан соңгы елларда әти белән колхоз идарәсенә йөри идем. Әти трубканы алып телефон «колагын» боргалый башлау белән «Әлү, Шентала» дип кычкыра башлый иде. Ә җавап юк — сигнал соңрак җитүен мин үскәч кенә аңладым...
Бу искиткеч кызыклы экспонатлар белән бай музей башта мәктәптә оеша, аннары авыл клубына күчә. Музейның беренче җитәкчесе Гөлсинә Хәйруллинага абыйсы Минсәгыйт Вәлиуллин нык ярдәм итә. Күп еллар буе «Татнефть» берләшмәсендә оператор, аннары мастер һәм капиталь төзелеш идарәсе башлыгы булып эшләгән Минсәгыйт үз туган авылында Сабантуйлар үткәрү, ә аннары музей оештыру мәшәкатьләренә баштанаяк чума. Күп экспонатларны үз акчасына сатып ала яки торгызырга ярдәм итә, еш очракта үз куллары белән. Дусларын, сыйныфташларын җәлеп итә — берсе хәтта Башкортстаннан җиңел машина прицепына пианино төяп кайта...
Бар экспонатлар да музей бүлмәсенә сыймаган: киң коридорда 2 мотоцикл тора. Икесе дә ИЖ-56 маркасы булса да, чыккан еллары төрле. Минсәгыйт Зәйнуллович ул мотоциклларны тимер-томыр кабул итү пунктларыннан тимер рамнары гына калган хәлдә таба һәм өр-яңадан торгыза. Кайберләрен оныклары белән җыеп, буяп торгызган. Техник реконструкцияләүдә чиратта ике мотороллер бар икән...
Туган җиргә, милләткә мәхәббәт үз төбәгеңнен тарихын хөрмәт итүдән башлана. Без үткәнебезне хәтерлибез икән, димәк, киләчәгебез бар! Самара урманнары арасындагы Денис авылы үрнәгендәге музейны безнең төбәктә дә ясарга була бит.
Әлфия Сибгатуллина фотолары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев