Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып

Мәскәүдәге «Татарларның һәм төрки халыкларының милли конгрессы» җитәкчесе, якташыбыз Рөстәм Ямалиев әле күптән түгел Түбән Камага кайтып, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуларда катнашты, шул уңайдан, гадәттәгечә, редакциягә дә килде.

Ул милли татар халкының йолаларына, гореф-гадәтләренә кагылышлы уйфикерләре белән уртаклашты, киңәш-тәкъдимнәрен әйтте. 

Рөстәм Фаиз улы әйтүенчә бу кайтуы аеруча нәтиҗәле булган: ул дистәдән артык оешмада, уку йортларында, китапханәләрдә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашкан. Аерым алганда медицина һәм педагогия көллиятләрендә, Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә, аксакаллар утырышында, 36 нчы мәктәп музеенда, Казан инновация университетының Түбән Кама филиалында, Е.Н.Королев исемендәге политехник көллиятендә һ.б. очрашуларда булган. 

Рөстәм Ямалиев күбрәк үсеп килүче буын, яшьләр катнашындагы очрашуларга килергә тырыша. Сәбәбе — әлбәттә, телебезнең язмышы, аның киләчәге өчен борчылу. Киләчәк яшьләр кулында, дип сөйләргә яратсак та, алар арасында аңлату эшләре алып баруда бөтен мөмкинлекләрне дә файдаланабызмы? Туган телнең әһәмиятен яшьләребезгә никадәр иртәрәк аңлатсак, милләтебезнең киләчәгенә ышанычыбыз шулкадәр өметле була.

«Яшьләрне милли гореф-гадәтләрне белмәүдә гаепләргә ашыкмыйк. Алар белән яхшылап эшләргә, үтемле итеп аңлата белергә кирәк. Миңа яшьләр белән күп очрашырга туры килә. Йолалар, гореф-гадәтләребез турында сөйләшкәндә күпчелеге кызыксына, сораулар бирәләр», — ди Рөстәм Фаиз улы. 

«Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, уку йортларында милли гореф-гадәтләргә багышланган чараларны еш үткәрергә. Һәм аларны хәзерге заман яшь буынга үтемле итеп, аларны кызыксындырырлык ысуллар белән, әйтик, балалар бакчаларында уеннар, ә мәктәпләрдә һәм югарырак уку йортларында викториналар, бәйгеләр һ.б. итеп уздырсаң отышлы була», — дип киңәшен дә бирә ул. 

Шул ук вакытта гаилә тәрбиясе турында да онытырга ярамый. Чөнки бала биләүдән төшүгә, аңа телне әти-әнисе, әби-бабасы өйрәтә. Юкка гына «ана теле» дип әйтмибез бит. Беренче тәрбияне бала ата-анадан ала. Гореф-гадәтләрне дә гаилә үрнәгендә күңеленә тизрәк сеңдерә. Ни кызганыч, хәзерге ата-аналарның шактые әле үзләре дә милли горефгадәтләребезне, йолаларыбызны белеп бетерми. Инде беркемгә дә сер түгел: үзләре татар була торып, татар телен начар белүче, яки бөтенләй белмәүче ата-аналар да күп. Әлбәттә, үзләре белмәгән нәрсәгә балаларны ничек өйрәтә алсыннар?! Әнә шуңа да яшь буынның гореф-гадәтләрне ни дәрәҗәдә белүе, аның нинди гаиләдә туып үсүенә дә бәйле. 

Милләтең белән горурлану хисләре, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнсә яхшы була. Ә инде гаиләдә андый тәрбия алмаганнар белән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ныклап шөгыльләнергә кирәк. Сөйләшүләр, әңгәмәләр, тренинглар барышында татарларның бөек милләт булуы турында аңлатып, кешедә үз нәселе, әби-бабалары, милләте белән кызыксыну, горурлык хисләре уяту зарур. Бала үз ана телендә — татар телендә начар сөйләшүдән читенсенергә тиеш. 

Әлбәттә, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалар, рухи кыйммәтләр турында сөйләшү халкыбызның танылган артистлары, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре белән булган очрашуларда алып барылса тагын да үтемлерәк була. Милләтебезнең тарихы, шәхесләре тормышы үрнәгендә, әдәби һәм музыка әсәрләре ярдәмендә баланың милли үзаңын үстерергә тырышыйк. 

Телебезнең саклануына, гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның үтәлүенә мәчетләр дә зур өлеш кертә. Дин әһелләре, вәгазьләр аркылы, һәрвакыт халыкка рухи кыйммәтләрне җиткергәннәр. Монысында Рөстәм Фаиз улының Түбән Камага кайтуы Рамазан аена туры килде. Бу уңайдан, ул йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауда ифтарларның әһәмияте бик зур булуы турында әйтте. Яшьләрне ифтар мәҗлесләренә күбрәк чакырырга кирәклегенә басым ясады. «Алар анда милләттәшләр белән аралашалар. Әнә шул вакытта өлкәннәр яшьләргә үгет-нәсыйхәтләрен дә бирә алалар. Һәрхәлдә, андый урыннарда өлкән кешенең сүзе үтемле була», — ди Рөстәм Ямалиев.

«Мин халык белән очрашу вакытларында хәйриячелек ярдәме турында да сөйләдем. Элекке заманнарда ук халкыбызның терәге булган татар меценатлары ярдәменә таянганнар. Бүгенге көндә дә Татарстан, Россия һәм дөнья күләмендә байлыгы, дәрәҗәсе белән билгеле татар шәхесләре байтак. Милли мәнфәгатьләрне кайгырту юнәлешендә, сүз дә юк, аларның ярдәменә исәп тоту мәслихәт», — дип, фикере белән уртаклашты милләтпәрвәр шәхес. 

«Татарларның һәм төрки халыкларының милли конгрессы» оешмасының төп максаты — татар яшьләрендә милләтебезгә, тарихыбызга, горефгадәтләребезгә, туган телебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү, аларны һәр нәрсәгә тырышлык куеп яшәргә өйрәтү һәм үз халкына ихтирам, татар мәдәниятенә мәхәббәт хисләрен уяту. 

Боларны тормышка ашыру өчен оешма активистлары тарафыннан ел саен күп төрле чаралар уздырыла. Шул исәптән, динебезне яктыртуга багышланган эшләр башкарыла — изге Рамазан аенда ифтар кичәләре үткәрелә, хәзрәтләр чакырып дини һәм тормышчан вәгазьләр укыла. Бигрәк тә, яшьләргә кирәкле белемнәр, аң һәм әхлак тәрбиясе бирелә.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев