Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

«Киләчәк буыннарга җиткерик»

5 нче февральдә Түбән Камада «Милли мәдәниятләр мозаикасы» фестивале гөрләп узды. Анда шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләре җыелды.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, Түбән Кама районы милли җәмгыятьләре һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. 

«Түбән Кама һәрвакыт күпмилләтле шәһәр булды. Уртак хезмәт белән шундый матур, искиткеч шәһәр күтәрелде. Бүгенге көндә шәһәребездә 50 дән артык милләт дус һәм үзара тату яши. Безгә гореф-гадәтләребезне истә тотарга һәм ихтирам итәргә, үз тарихыбызны һәм мәдәниятебезне балаларыбызга һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен белергә кирәк», — диде Рамил Муллин. 

Фестивальдә татар, рус, керәшен, чуаш, удмурт, украин, башкорт, әзербайҗан, таҗик, әрмән, үзбәк, мари милли ашлары әзерләнгән 13 чатыр (палатка) куелган иде. Теләүчеләр әлеге милли ризыкны татып та карый алды. Тамаша музыка, җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

Фото e-nkama.ru.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X