Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

«Кичке уен»нар — яшьлек хатирәсе

«Кичке уен»нар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган.

Җәйге матур кичләрдә, кояш баеп, өлкәннәр йокларга яткач, колхоз эшеннән арып кайтсалар да, кызларегетләр су буйларына «Кичке уен» га төшкән. 
Кичке уеннарда җырбию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйналган. Бу уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар, күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә әлеге уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

Кызганыч, боларның барсы да, бүгенге көндә әби-бабайларыбызның күңел түрләрендә матур истәлек кенә булып калып бара. Ә бит татар халкының гореф-гадәтләренең күбесе күңелле, күмәк уеннарга бай. Элек-электән шулай килгән: татар халкы эшкә җыелганмы, бәйрәмгәме — матур җырлар тынып тормаган. Эшен дә эшләгәннәр, шул арада биеп тә алганнар, төрле уеннар уйнаганнар. 

Халыклар дуслыгы йортында халкыбызның алда телгә алынган матур традициясен барлау һәм саклап калу максатыннан 2014 нче елдан бирле һәр айның соңгы якшәмбе көнендә кичке өченче яртыда шәһәребезнең өлкән буын вәкилләре өчен "Кичке уен«нар оештырыла башлады. Җәй айларында уеннар кичке дүрткә күчерелеп, саф һавада, мәйданчыкта уза. Кичәләр башланып китү белән беренче вакытларда аларны Вәсилә Исмәгыйлева алып барды. Шулай ук Галина Сабирова, Минзифа Шәрифуллина, Мингали Мөхәммәтшин, Алинә Морозова башлап йөрүчеләр исемлегендә. Бүгенге көндә чараларны Халыклар дуслыгы йортының массакүләм мәдәни ял сәгатен оештыру буенча менеджеры Фәйрүзә Хәсәнҗанова алып бара. 

Әле менә кичәләрнең чираттагысы апрель аенда узды. Җыелган кунаклар борынгыдан сакланып килгән халык уеннарын, күмәк биюләрне искә төшерделәр, уен-көлке — берсе дә читтә калмады. Кайсы гына кичке уен җырсызмоңсыз узар икән?.. Әлбәттә, юк! Биредә дә сәхнә ветераннары, яшь кызлар — барысы да чыгыш ясарга өлгерде. «Кичәбез традицион рәвештә вальс белән башланып китә. Килгән кунаклар рәхәтләнеп бии, җырлый, уйный, конкурсларда катнаша. Татар халык уеннарына зур игътибар бирелә. Бу эштә төп терәгебез — Флюр Гайнемөхәммәтов һәм аның «Талир тәңкә» ансамбле. Гармун көенә нәкъ яшь чакларындагы кебек күмәк уен уйнау — кунакларыбызны яшьлекләренә кайтара. Татар моңына сусаган сәхнә ветераннарыбыз да, чакырылган артистлар да, килгән кунаклар да бик теләп чыгыш ясый», — ди Фәйрүзә Фәргать кызы. 

«Кичке уеннар» дигәч тә, элекке уеннардан аермалы буларак бу чараларның һәрберсенең үз тематикасы була, шуннан чыгып оештыручылар артистлар, ансамбль вәкилләрен чакыралар. 

Кичәләрнең даими кунаклары — «Ләйсән» ансамбле белән Илгиз Сафиуллин, «Ләззәт» татар вокаль ансамбле солистлары Фәридә Нуриева, Салават Шәрифуллин һәм Илшат Илдарханов, Илһам Ситдыйков, Роза Харитонова һәм Илнур Шәрәфуллин.

Әлеге күңел ачу кичәләреннән шәһәребезнең иң талантлы, иң моңлы өлкән буын вәкилләренең берсе Азат Нәҗмиев та читтә калмый. Аның гармунда өздергән көйләренә кушылып, матур җырлар сузу, борчу-мәшәкатьләрне беразга булса да онытып, рәхәтләнеп ял итәргә, күңел ачарга ярдәм итә. Сез игътибар иттегезме икән, өлкән буын вәкилләре арасында баянда-гармунда сыздырып уйнаучылар бүгенге көн яшьләренә караганда күбрәк. Әнә бит, «Кичке уеннар» да гына да алар берничә. Шуларның берсе Изаиль абый — үзе җырчы, үзе гармунчы. 

Татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен туплап, яңартып, җыр-уен традицияләрен барлап, саклап, аларны киләчәк буынга тапшыру менә шундый актив, ягымлы, талантлы кешеләребез белән бергә, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә мөмкин шул! Даими йөрүче өлкәннәр арасында гармунчылар, җырчылар күп, алар бик теләп, гармунга кушылып, үзебез жырлыйк әле, дип киләләр. Шунысы куанычлы — очрашуларга яшьләр дә килгәли. 

Дамира апа әлеге чараларга теләп йөри, бик матур җырлый да икән: «Кичке уеннарга яратып йөрим. Бу уеннар без яшьлектә йөргән "пятачок"ларны хәтерләтә. Рәхәтләнеп күңел ачабыз», — ди ул. 

«Талир тәңкә» җырчылары — Миңниса, Корбанбикә, Гөлчәчәк, Миңнур апаларга да анда йөрү ошый: «Кичке уеннар« татар җырмоңнарына сусаган өлкән буын кешеләре өчен бик шәп урын. Үзебезнең чордаш түбәнкамалыларны да әлеге кичәләргә чакырабыз. Эшләрегезне бер якка куеп торып, килегез — бергәләп ял итәрбез», — диләр алар.

Әгәр дә сез яшьлек хатирәләренә уралып, су буйларында, аулак өйләрдә уйналган уеннарны, яшьлектә җырланган җырларны искә аласыгыз килсә — 28 май көнне Халыклар дуслыгы йортына ашыгыгыз. Бик күңелле булачак!

Фото Түбән Кама мәдәният бүлеге сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев