Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Яңа үрләр яулап

Мәскәүнең «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасы башкарылган эшләргә нәтиҗәләр чыгарып, җәмәгатьчелек эшен тагын да яхшырту, активлаштыру буенча уй-фикерләр, теләкомтылышлар белән уртаклаштылар һәм 2023 елга планнар төзеделәр.

Ләкин иң элек хәл итүне сорый торган мәсьәлә — ул бөтенроссия күләмендә халык исәбе алуның тискәре нәтиҗәләрен яхшырту максаты белән уйланылган планны тормышка ашыру. Саннар күрсәткәнчә, татар халкы 10 процентка ягъни 600 мең кешегә кимегән, бер миллионнан артыгы татар телендә укый-яза белмәгәнлеге ачыкланган. Бу бик борчулы, куңелсез хәл! 

Әлеге күренеш татарларның туган телләрен белмәүдән, үзләрен татар дип танымаганлыктан, нәтиҗәдә башка милләт кешесе дип билгеләүдән килә. Күпчелеге чыгышлары белән катнаш гаиләләрдән яисә ассимиляция йогынтысында барлыкка килгән гаиләләрдә туган. Әлеге мәсьәләне төзәтү өчен «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» 2023 елда үз алдына бик зур бурычлар билгеләде.

Беренчедән, татар мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында аңлату эшләрен дәвам итү. Шулай ук яшь татар гаиләләре өчен әңгәмәләр үткәрү. Татар мәдәниятенә, сәнгатенә һәм иң мөһиме теленә карата мәхәббәт хисе уяту өчен танылган татар шәхесләре, тарих белгечләре, язучы һәм шагыйрьләр белән очрашулар үткәрүне һәм күп кенә башка чаралар уздыруны планлаштырган. 

Бу елга төзелгән планның икенче өлеше Мәскәү өлкәсенең төрле шәһәрләре өчен кабул ителгән тагын бер яңа проект — ул да булса, якташлыклар оештыру. Әлегә анда барлыгы 14 якташлык исәпләнә. 2023 елда аларның эшчәнлеген һәр яктан камилләштерергә планлаштырыла. Якташлыкларның барлыкка килүе төрле төбәктәге татарларның үзара берләшүенә сәбәп булачак, дип ышана «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» җитәкчесе Рөстәм Җамалиев. Бүгенге көндә якташлыклар составында барлыгы 2500 гә якын татарлар и с ә п л ә н ә . Боларның бер меңе оешмага алданрак килгәннәр, ә 1500 е яңа гына кушылган татарлар. Монда, шул исәптән, православие һәм керәшен татарлары якташлыгы да оештырылган, алар белән эшчәнлек алып баруга аеруча мөһим урын биреләчәк. Милли конгресс үз алдына якташлыкларның санын 25 кә хәтле, ә аларның составына керүче татарлар исәбен 5000 гә кадәр җиткерергә максат куя. 

Оешманың 2023 елгы планы нигезендә, татар халкының милли бәйрәмнәренә һәм йолаларына тагын да күбрәк игътибар бирү каралган. Шуңа да Сабантуй бәйрәмнәре, җәйге фестивальләр, «Аулак өй»ләр, татар һәм башкорт яшьләре өчен «Якшәмбе кичләре» уздыру, дин әһелләрен чакырып Коръән ашлары укыту һәм Ифтар кичләре үткәрү дәвам итәчәк. 

Шул исәптән татарлыкны, телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калуга юнәлтелгән күпләгән видеороликлар төшерү, газет-журналларда мәкаләләр бастыру эше дә актив рәвештә алып барылачак.

Узган елда яшьләргә туган ил, туган җир, патриотлык, Ватанга мәхәббәт кебек сүзләрнең тирән мәгънәсен җиткерү өчен күп очрашулар үткәрелде, әңгәмәләр оештырылды. Бу эшчәнлек алга таба да дәвам итәчәк, әлбәттә. Мөһим роль Көнбатыш илләренең яшьләргә карата булган начар йогынтысын азайтуга, интернет челтәре аша җиткерелә торган тискәре пропагандага каршы көрәшкә биреләчәк. Моның өчен чынбарлыкны күрсәтүче, дөреслекне раслап бирүче әңгәмәләр уздырылачак, тарих, сәясәт, икътисад белгечләре тарафыннан лекцияләр укылачак. 

Татарлар оешмасының күпьеллык җәмәгатьчелек эшчәнлеге нәтиҗәсендә ачыкланган проблемалар, үткәрелгән сораштырулар, эзләнүләр, түгәрәк өстәлләр барышында күтәрелгән мәсьәләләр, теләкомтылышлар — болар барысы да оешма аксакаллары әзерләгән 20 пунктлы проектта яктыртылган. Проекттагы барлык пунктлар аеруча мөһим һәм 2023 елда аларны тормышка ашыру өчен зур көч куелачак.

Инде 25 ел дәвамында җәмәгатьчелек эше өчен җан атып яшәүче, булган киртәләрне җиңеп, зур тырышлык куеп алга атлаучы Татарлар Штабы бүгенге көндә яңа үрләр яулый дип әйтергә була. 

«Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» җитәкчесе Р.Җамалиевның күңел омтылышы һәрвакыттагыча якты һәм чиста. Ул оешмага килүче һәрбер татарның, бигрәк тә яшьләрнең, үзенчәлекле яклары, талантлары ачылуына омтыла. Аларның искиткеч сәләтләре ярдәмендә татар җәмгыятенең дәрәҗәсен үстерергә, аны мәдәният, сәнгать, медицина, фән ягыннан баетырга, шул рәвешле татар халкын бөтен дөньяга танытырга мөмкин булачагына ышана.
Лилия Галимова, «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасының матбугат үзәге хезмәткәре

Фотода «Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы» оешмасы җитәкчесе, якташыбыз Рөстәм Җамалиев. /Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X