Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Якташларны җыйган бәйрәм

Узган шимбәдә Ташлык авылында Авыл җыены гөрләп узды.

Җәйге матур көнне тагын да ямьләндереп, узган шимбәдә Ташлык авылында Авыл җыены гөрләп узды. Татар халкының бу күркәм бәйрәменә Түбән Камадан һәм тирә-як авыллардан да шактый халык җыелды.

Авыл җыенын карарга килүчеләрне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов котлады. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев та үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

«Шушы авылны матурлауда үз өлешен керткән Разил Вәлиевкә, Алмаз һәм Айдар Хәмзиннәргә рәхмәтләребез чиксез. Үзебезнең халкыбызга гына хас булган бәйрәмнәребезне саклап килүебез белән без бәхетле. Бердәмлектә — көч, диләр бит. Ил төкерсә — күл була. Берләшеп, аралашып эшләгәндә, яшәгәндә милләтебез дә, горефгадәтләребез дә сакланыр», — диде ул.

Ташлык авылы халкы эшләргә дә бәйрәм итәргә дә ярата. Биредә ике Сабантуй узды дисәк тә була: әле күптән түгел генә балалар Сабантуе үткәргән булсалар, хәзер менә Җыенга да шактый халык килгән.

Гомумән, бу авылда Сабантуй ел саен яхшы хәзерлек белән уза. Уеннарда чал чәчле әбиләрдән алып, кечкенә балаларга кадәр бик теләп катнаша. Бәйрәмне алып барырга, катнашырга артистларны махсус чакырасы түгел, бу авыл милләтебезгә күп кенә иҗат әһелләре биргән. Алар да ел саен бәйрәмгә махсус кайталар. Артистлар, дигәннән, бәйрәмдә танылган якташлары Алмаз Хәмзин, Фәридә-Алсу дуэты һ.б. артистлар чыгыш ясады.

Бәйрәм программасына бик кызыклы ярышлар да кертелгән иде. Гадәти халык уеннары белән беррәттән, моңарчы күрелмәгән яңасы — чыбыркы белән чүлмәк вату да бар иде хәтта. Аеруча истә калганы сыер саву ярышы булгандыр, мөгаен. Дөрес, мәйданга чын сыер алып чыгып мәшәкатьләнмәгәннәр, ә махсус җайланма ясап куйганнар.

Бу ярышта катнашып, Ташлык авылы әбиләре яшьлек елларына кайткандай булдылар. Кызлар кебек җиңел хәрәкәт белән сыерын да саудылар, башка ярышларда да катнаштылар. Инде күптән лаеклы ялда булуына карамастан, Һалә Вәлиева сыерны җиңел хәрәкәтләр белән көйләп сава. «Яшьтән бирле фермада эшләдек, безнең вакытта аппаратлар юк иде, сыерларны кул белән саудык», — ди авылның «ак әби»е. Наилә Хәлиуллина да гомере буе колхозда сыер савып, дәүләт бүләкләренә ия булган.

Нәфирә Гатауллина Ташлык авылы җыенына махсус килгән. Исәбе — төрле уеннарда, шул исәптән, кул көрәшендә дә катнашу.

Бәйрәмнең иң кызык һәм халык яратып карый торган ярышлары — көрәш һәм ат чабышы, әлбәттә. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр, мәйданда иң зур бәйге — татарча көрәш барды. Нәтиҗәдә, Шәңгәлчедән Наил Зәйнуллин аның баш батыры булып калды. Икенче урында — Рөстәм Хөснетдинов. Ә менә өченче урынны алган Ташлыкның уңган ир-егете Зөлфәт Лотфуллин турында аерым әйтергә кирәк. 52 яшеңдә үзеңнән шактый яшьрәк булган көрәшчеләр белән бил алышып, призлы урынга чыгу — үзе дә соклануга лаек.

Шактый еллар үзенен күркәмлеген, милли төсмерләрен югалтмыйча бүгенге көнгә килеп җиткән милли бәйрәмнәребез киләчәктә дә дәвамлы булсын. Башка елларны да шулай авылдашларны, туганнарны, дусларны очраштырып, берләштереп торучы күпер булып калсын иде.

Гөлия Нигъмәтуллина, Рафаэль Хәйруллин
Фото Ташлык авылының VK төркеменнән.
Рафаэль Хәйруллин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев