Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбәнкамалылар 2023-2024 уку елы олимпиада марафонын лаеклы тәмамлады

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин яза.

2023-2024 уку елы олимпиада марафоны тәмамланды, анда Түбән Кама укучылары лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин яза.

«География, технология һәм физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 14 җиңү, егерме бер фән буенча төбәк дәрәҗәсендә 109 җиңү һәм унике фән буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабында 95 җиңү, шуларның 20се — милли олимпиадалар буенча призлы урыннар», — дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Айдар Гарифуллин укучыларга, педагогларга һәм мәгариф оешмалары коллективларына рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, ул 23 майда көндезге сәгать дүрттә «Нефтехимиклар» паркында «Сәләтле балалар фестивале» узачагын, аның кысаларында олимпиадалар, чемпионатлар, конкурслар һәм фестивальләр җиңүчеләрен бүләкләү булачагы турында хәбәр итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев