Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Каманың 35 нче лицей укучысы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры белән очрашты

Бу очрашуда 35нче лицейның 11нче сыйныф укучысы Сәгыйтова Сәмирә һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Гөлүсә Сәетгәрәй кызы катнашты.

Татар теленнән бердәм республика имтиханы бирүче укучылар һәм имтиханга әзерләгән укытучылар туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин белән очрашу узты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин хәбәр итә. 

Бу очрашуда 35нче лицейның 11нче сыйныф укучысы Сәгыйтова Сәмирә һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Гөлүсә Сәетгәрәй кызы катнашты.

«Очрашу түгәрәк өстәл артында, бик җылы мөгаләмәдә узды. Имтихан бирүче укучылар һәм имтиханга әзерләүче укытучылар Әхмәтов Марат Готыф улы тарафыннан имзаланган рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр», — диелә хәбәрдә.

Фото: https://vk. com/id709669079

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев