Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Камада унберенче сыйныфны тәмамлаган 209 укучы медаль алуга дәгъва итә

Быелдан башлап 11 сыйныфны тәмамлаучыларга беренче һәм икенче дәрәҗә медальләр тапшырылачак.

Түбән Камада 209 унберенче сыйныф укучысы медальләр алуга дәгъва итә.

Түбән Кама районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин әйтүенчә, быелдан башлап 11 сыйныфны тәмамлаучыларга беренче һәм икенче дәрәҗә медальләр тапшырылачак.

Беренче дәрәҗә медаль — алтын. Аның белән аттестатында барлык фәннәр буенча «5» булган, шулай ук рус теле һәм тагын бер фән буенча Бердәм дәүләт имтиханын 70 баллдан ким булмаган билгегә тапшырган чыгарылыш укучысы бүләкләнәчәк.

Икенче дәрәҗә медаль — көмеш — аттестатында ике «4» билгесе булган, рус теле һәм сайлаган фән буенча 60 баллдан ким булмаган балл җыйган укучыга тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньдә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев