Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Камада студентлар цифрлы яңа продуктлар уйлап тапты

Хакатонда барлыгы 14 команда үзләренең цифрлы карарларын күрсәтте.

Түбән Камада «Кванториум» мәгълүмат үзәге һәм технопаркы «TatarCoder» цифрлы чишелешләр һәм программалаштыру буенча республика хакатонын уздырды.

Ике көн дәвамында укучылар һәм студентлар тәкъдим ителгән кейслар буенча цифрлы яңа продуктлар уйлап тапты: «Имин шәһәр» һәм «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе». Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хакатонда барлыгы 14 команда үзләренең цифрлы карарларын күрсәтте. Алар арасында республика районнарыннан да вәкилләр бар иде.

Һәр проект инновацион һәм үсеш перспективалары ягыннан каралды һәм бәяләнде.

Фотолар Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев