Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Мәгариф

Түбән Камада муниципаль этапта елның иң яхшы тәрбиячесен сайладылар

Түбән Каманың 92нче балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе — 2026» республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Анда 9 мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты. Конкурс ноябрьдә старт алды. Муниципаль этап дәвамында катнашучылар балалар белән ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең эш тәҗрибәләрен һәм һөнәри эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр. 

Конкурсның муниципаль этабында барлыгы 50дән артык педагог катнашты. Аларның 9ы үз эшенең профессионаллары арасында иң яхшысы булып финалга чыкты. Ә республика дәрәҗәсендәге конкурста безнең педагоглар ел саен Татарстанның иң яхшы 10 тәрбиячесе исемлегенә керә.

«Түбән Кама педагоглары беркайчан да сынатмадылар, алар һәрвакыт югары хезмәт сөючәнлек, тырышлык, иҗадилык, үз эшләренә зур мәхәббәт белән аерылып тордылар, шуңа күрә без барысын да булдырырбыз дип ышанам», — дип билгеләп үтте Светлана Андрианова.

Конкурсның республика этабы киләсе ел башында узачак. Муниципаль этапта 35нче балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Владимирова җиңүче булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев