Түбән Камада 1 сентябрьдә капиталь ремонттан соң 4 мәктәп ачылды
Бүген Түбән Кама мәктәпләренә 34 560 бала китте, шуларның 3,9 меңе — беренче сыйныф укучылары.
Түбән Кама мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Бүген капиталь ремонттан соң дүрт мәктәп үз ишекләрен ачты: 7нче, 19нчы, 21нче һәм Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия.
Татар гимназиясе, 19нчы мәктәп һәм кадет корпусы линейкаларында мэр Рамил Муллин катнашты.
Татарстан икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин 21 һәм 7 нче мәктәп линейкаларында чыгыш ясый. Шулай ук ул бүген 36нчы мәктәптә ачык дәрестә катнашачак.
Бүген Түбән Кама мәктәпләренә 34 560 бала китте, шуларның 3,9 меңе — беренче сыйныф укучылары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев