Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Кама укытучысы Россия мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре булды

Түбән Камада август конференциясе узды.

Чара барышында Түбән Кама муниципаль районы педагогларының уңышлары билгеләп үтелде.

Бүләкләү тантанасында мәктәпкәчә белем бирү һәм педагогика тармагы белгечләренә отличие билгеләре, күкрәк билгеләре, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исемен 35 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Васильева алды, бүләкне аңа ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов тапшырды.

Шулай ук яңа уку елына белем бирү оешмасын иң яхшы әзерләгән өчен кубоклар һәм дипломнар белән Түбән Кама районы учреждениеләре билгеләп үтелде. Шулай итеп, җиңүче исемен яулаучылар:

  • В. Г. Тимирясов исемендәге КИУның Түбән Кама филиалы;
  • техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге;
  • Ташлык авылының «Таңсылу» балалар бакчасы;
  • 93 нче «Әллүки» балалар бакчасы;
  • Кармалы мәктәбе;
  • 15 нче мәктәп.

Моннан тыш, укытучыларга РФ Мәгариф министрлыгыннан «Почетлы остаз», «һөнәренә тугрылык өчен» һәм «Мәгариф отличнигы» кебек билгеләр тапшырылды. Шулай ук «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» күкрәк билгеләре тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев