Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Кама районында иң яхшы педагог-психологны сайладылар

Конкурс нәтиҗәләре буенча дүрт номинациядә җиңүчеләр, шулай ук призлы урыннар алган укытучылар ачыкланды.

Түбән Кама һәм районда «Педагог-психолог 2023» һөнәри осталык конкурсы узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин хәбәр итә.

Чара барышында катнашучылар визитка һәм дәрес фрагментын күрсәттеләр. Алар барысы да югары һөнәр осталык күрсәтте, жюри әгъзаларына җиңел булмады, дип билгеләп үтте Гарифуллин.

Конкурс нәтиҗәләре буенча дүрт номинациядә җиңүчеләр, шулай ук призлы урыннар алган укытучылар ачыкланды:

1 урын — Инна Мөхәммәтҗанова — 14 нче лицей;
2 урын — Альфред Саматов — Н.В.Лемаев ис. КНН;
3 урынны 28нче мәктәп һәм Кама Аланының 1нче мәктәбе укытучылары бүлеште.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев