Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Кама районы педагоглары «Ел тәрбиячесе» конкурсы финалында чыгыш ясаячак

Катнашучылар Казан һәм Чаллыдан, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай һәм Татарстанның башка районнарыннан җыелачак.

14-17 мартта Казанда «Ел тәрбиячесе» конкурсының финалы узачак. Анда зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 30 конкурсант катнаша.

Катнашучылар Казан һәм Чаллыдан, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай һәм Татарстанның башка районнарыннан җыелачак.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларына финалда өч конкурс сынавы узарга туры киләчәк: мастер-класс, балалар белән педагогик чара, түгәрәк өстәл.

24 мартта конкурсның Россия этабында республика данын яклаучы җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Фото: ТР Мәгариф министрлыгы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев