Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Профильле белем бирү заман таләбеме?

Мәгариф системасы алдында яшь буынга, шәхес, җәмгыять, дәүләтнең мөhим перспектив ихтыяҗларына туры китереп, үтемле, аңлаешлы hәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү бурычы тора.

27 нче мәктәп 2002-2003 нче уку елыннан профильле белем бирүгә күчте. Аерым фәннәрне тирәнтен укыту сыйныфлары – укытуны профильләштерүнең киң таралган варианты. Безнең мәктәптә химия-биология, физика-математика профильләре өстенлек итә. Бу укучы балага үзе теләгән юнәлеш буенча тирән белем алырга, шуның буенча югары уку йортларына керергә мөмкинлек бирә.

Уку йортына кергәндә файдасы тияр

 

Шул сорау белән Азалия Фәттахова химия-биолоия, физика-математика фәннәрен тирәнтен өйрәнүче сыйныфларда укучыларга мөрәҗәгать итте.

Исәнмесез! Әйдәгез, танышыйк: минем исемем Азалия. Мин 27 нче мәктәпнең 10 нчы Б сыйныфында укыйм. Бу профильле сыйныфка без шәhәрнең төрле мәктәпләреннән җыелдык. Химия hәм биология фәннәрен тирәнтен өйрәнәбез, экология рhәм биология үзәгендә дә өстәмә шөгыльләнәбез.

– Камилә, син профильле уку турында нәрсә әйтә аласың?

Камилә Шиһапова: Мин бирегә 15 нче мәктәптән, 9 нче сыйныфтан соң күчтем. Химия һәм биологияне тирәнтен өйрәнәсем килә. Киләчәктә хыялым һәм алачак һөнәрем шушы фәннәр белән бәйле булачак.

– Чулпан, синең дә фикереңне тыңлап карыйк әле.

Чулпан Хәйруллина: Бу мәктәпкә 25 нче гимназиядән килдем. Минем дә киләчәккә булган хыялларым биология, химия белән бәйле. Укытучылар безгә дәресләрдә төпле белем бирә. Башка сыйныфларга караганда, бездә химия, биология дәресләре күбрәк, бу фәннәрне без атнага сигезәр сәгать өйрәнәбез.

– Сүзне Динарага бирик, ул ниләр әйтер икән?

Динара Исмәгыйлева: Мин кечкенәдән үк табиб булырга хыялландым. 9 нчы сыйныфны шәһәребезнең 14 нче лицеенда тәмамлаганнан соң, шушы мәктәпкә килдем. Иң кирәкле һөнәр – минемчә, табиб һөнәредер. Кешеләрне дәвалау, аларның авыруларына дөрес диагноз куеп, хәлләрен җиңеләйтү – иң мөһиме. Сәламәтлек – иң зур байлык дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәрдер.

– Ә хәзер Ильвинага сүз бирик.

Ильвина Исхакова: Мин 27 нче мәктәптә 5 нче сыйныфтан бирле белеем алам. 9 нчы сыйныфтан –биология һәм химияне тирәнтен укыту сыйныфында. Укуы җиңел түгел, бик күп белергә, тырышырга кирәк. Киләчәктә болар безгә бик кирәк булачак. Экология, биология һәм химияне көн саен кабатларга, шөгыльләнергә кирәк.

– Кызлар, фикерләрегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Монда алган белемнәрегез киләчәктә кирәк булыр, әлбәттә. Уңышлар сезгә, хыялларыгыз тормышка ашсын.

Рамил Хөсәенов: Хәерле көн! Без үзгәрүчән, тиз яраклашуны таләп иткән җәмгыятьтә яшибез. Замана, җәмгыять тә безнең алдыбызга зур бурычлар куя. Мәктәпне тәмамлаганда, укучылар дөрес һөнәри юнәлеш алып чыгарга тиеш. Минемчә, тормыш тәҗрибәсе булмаган яшүсмерләргә профильле сыйныфларда уку дөрес юл сайларга ярдәм итә. Мин «Профильле укыту – заман таләбеме?» дигән сорауны укучыларга бирергә булдым.

Айгөл Нуретдинова: Бу сыйныфта медицина буенча югары уку йортына керүгә әзерлек алып барыла. Химия, биология дәресләре саны башка сыйныфлар белән чагыштырганда артыграк укытыла. Мәктәп Ижау медицина академиясе белән хезмәттәшлек итә. Бу уку йорты укытучылары, безгә килеп, лекцияләр алып бара, олимпиадалар үткәрә, семинар дәресләр уздыра.

Әминә Бочкарева: Ә без физика-математика сыйныфында укыйбыз. Физика, математика,информатика, компьютер сызымы фәннәрен тирәнтен өйрәнәбез. Проектлар эшләп, аларны яклыйбыз, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашабыз. Уңышларыбыз да байтак. Бу сыйныфта уку безгә техник югары уку йортларына керергә ярдәм итә.

Хыялым – табиб булу иде

 

Мин 2006 нчы елда 27 нче мәктәпне тәмамладым, химия һәм биология сыйныфында укыдым. Аннары Казан дәүләт медицина институтында белем алдым. Язмышымны табиб һөнәре белән бәйләдем. Хәзер Түбән Каманың Үзәк район хастаханәсендә табиб-ревматолог булып эшлим. Химия белән биология сыйныфында белем алу миңа бик зур ярдәм итте, мәктәптә алган белем институтның беренче курсында нигез булып торды, зачет-имтиханнарны җиңелрәк тапшырдым.

Ләйсән Шәмсетдинова

Укытучыларга рәхмәт

 

Мин 9-10 нчы сыйныфларда 27 нче мәктәпнең профильле сыйныфында укыдым. Укытучыларыбызга рәхмәт, төпле белем бирделәр. Хыялым – табиб булу иде. Ул чынга ашты, Ижау медицина академиясенә укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамладым. Бүгенге көндә мин Ижау каласында табиб гинеколог булып эшлим, Һөнәремне бик яратам. Профильле уку – замана таләбе, ул кирәк дип саныйм. Чөнки мондый сыйныфларда үзеңә киләчәктә кирәк булачак предметны тирәнтен өйрәнәсең.

Румия (Гаффарова) Салихова

Психолог киңәше

 

Алсу Александрова, педагог-психолог: Профильле уку, бер карасаң уңайлы. Фәннәрне тирәнтен өйрәнүдән тыш, бер төрле кызыксыну, бер төрле фикер белән тупланган сыйныф коллективы күпкә дусрак һәм бердәмрәк була.

Теге яки бу профессияне дөрес сайлау өчен укучыга индивидуаль-психологик мөмкинчелекләрен дә исәпкә алырга кирәк. 16-17 яшьлек яшүсмер үзенең теләген дөрес билгеләмәскә мөмкин. Бер-ике ел профильле сыйныфта белем алганнан соң бүтән сыйныфка күчү, тирәнтен үзләштергән фәнне алыштыру тискәре нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X