Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Матурлык дөньяны коткара»

Революциягә кадәрге яшәеш турында язылган китаплардан күренгәнчә, рус зыялылары гына түгел, татарлар һәм башка милләтләрнең дә азмыкүпме укымышлы кешеләре балаларына музыка белеме бирергә һәм нинди дә булса музыка коралында уйнарга өйрәтергә тырышкан.

Хәзер инде замана үзгәрде, күп кенә музыка мәктәпләре ачылды, аларда теләгән һәркем музыка коралында уйнарга өйрәнә ала. Беренчедән, баланың музыка өйрәнергә үз теләге, икенчедән, балалар күңелен аңлый белгән һәм уртак тел таба торган сәләтле педагоглар кирәк. Хәтта җырлый белми, көйне ишетми торган балаларның да таланты ачылырга мөмкин.

Шәһәрдәшебез, күпләрнең яраткан остазы Әлфия Госман кызы Шәкүрова балалаларга музыкаль тәрбия бирү өчен 47 ел көч куйган шәхес. Шушы вакыт эчендә ул күп балаларны фортепианода уйнарга, матурлыкны ишетә, тоя белергә өйрәткән. «Музыка белән шөгыльләнү балага өстәмә мәшәкать түгел, рухи рәхәтлек бирергә, күңелен үстерергә тиеш», — ди ул. Әлфия Шәкүрова үз вакытында 2нче балалар музыка мәктәбендә фортепиано бүлеген булдыруда башлап йөргән мөгаллим. 

Балаларның яшь үзенчәлекләрен, күңел халәтен, талантын тоемлаучы педагог һәм музыкант кына түгел, психолог та ул. Әлфия Госман кызы хаклы рәвештә Түбән Кама шәһәренең фортепиано классы буенча әйдәп баручы укытучысы булып тора. 47 ел педагогик эшчәнлек дәверендә Әлфия Шәкүрова берничә буын яшь музыкантлар тәрбияләп үстерде, аларга музыкаль белем генә түгел, күңел җылысын бирде. Һәр балада ул шәхес күрә, тырышлыкка, хезмәт сөяргә һәм матурлыкны күрә белергә өйрәтә. 

Аның 25 укучысы остазларының эшен дәвам итеп, тормышларын музыка белән бәйләделәр. Алар арасында Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Казан филармониясе җырчысы Резеда Галимова, Халыкара конкурслар лауреаты, Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе аспиранты Юлия Киселева бар. Резеда Галимова әле дә үзенең беренче укытучысы — Әлфия Госман кызын зур ихтирам, җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала. 

Аның күп кенә шәкертләре республика һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр булып торалар, мәктәпнең музыкаль тормышында актив катнашалар, отчет концертларында, шәһәрнең мәдәни проектларында һәм фестивальләрендә еш чыгыш ясыйлар. Әлфия Шәкүрованы хезмәттәшләре дә бик хөрмәт итә, аның турында гел яхшы яктан гына искә алалар. 

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне, методик эштәге уңышлары, үсеп килүче буынга музыкаль белем бирү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Әлфия Госман кызы Шәкүрова бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булган шәхес. Ул — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе һәм бик күп Мактау грамоталары иясе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев