Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Аланындагы 1нче мәктәпкә ноутбуклар биреләчәк

Техник чаралар «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында тапшырыла.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында республиканың мәгариф учреждениеләре өчен 1534 ноутбук сатып алачак.

Контрактның башлангыч бәясе 99,7 млн сум.

Документлар нигезендә 6 ноутбук «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында коррекцион мәктәпләргә бирелә.

30 компьютер шул ук федераль проект кысаларында «Кванториум» балалар технопаркларын булдыру өчен эшләнгән.

1240 берәмлек техника 40 урта мәктәп, лицей, гимназия, интернат-мәктәпләргә «Цифрлы мәгариф мохите» федераль проектының максатларына, күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешүне тәэмин итүче төбәк проектлары кысаларында биреләчәк.

258 ноутбук «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрен булдыру һәм эшләүне тәэмин итү" чарасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл һәм бистә мәктәпләренә биреләчәк. Алар арасында 1нче Кама Аланы урта мәктәбе бар. Аның өчен 4 компьютер билгеләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев