Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ярты гасыр бусагасында

Гагарин урамы буйлап бербер артлы тезелеп киткән уку йортларының югары катына карасаң, кызыл кирпечтән «1973», «1974», «1975» саннарын күрәсең.


 Ул елларда Түбән Камада матур традиция бар иде — ел саен яңа мәктәп сафка тапшырылды... Быел 1 нче сентябрьдә 11 нче мәктәпкә илле ел тулды, ә юбилей тантанасы 11 нче октябрьда уздырылды. Бәйрәм мәктәп ишегалдында нәкъ ярты гасыр элек сыман «пионер линейкасы» белән башланып китте. Төрле еллардагы чыгарылыш сыйныфы укучылары отрядларга тезелде. Барабаннар кагып, дружина байрагы кертелде, мәктәпнең иң беренче пионервожатые булган Ольга Михайловна Ларина бүгенге директор Сергей Михайленкога рапорт бирде. 

Бәйрәм чаралары фойеда, аннары актлар залында дәвам итте. Иң мәртәбәле алгы урыннардагы мәгариф ветераннарына чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Беренче укытучылар исеменнән 91 яшьлек Антонина Александровна Будрина чыгыш ясап, хезмәттәшләренә багышланган шигырьләрен укыды. Мәктәпнең иң беренче чыгарылыш укучылары булган Людмила Баһаутдинова һәм Леонид Авраменко үзләренең чыгышларында беренче директор Зәки Галеевич Нуртдиновны бик җылы итеп искә алдылар. 36 ел буе унберенче мәктәптә эшләгән, 17 ел дәвамында директоры булган Әминә Кабировна Гайнетдинова шул чорларны тормышында иң бәхетле мизгелләр дип саный. Бүген Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы ректоры Илсөя Хамматовна Мезикова шулай ук язмышында 11 нче мәктәп иң якты хатирәләр белән истә калуын билгеләп үтте.

50 ел — күпме ул, әллә азмы? 

Бу еллар эчендә мәктәпне 8 меңгә якын укучы тәмамлаган, 122,4 мең шалтырату яңгыраган, миллион ярым кисәк акбур сарыф ителгән. Илле ел дәвамында мәктәптә күп үзгәрешләр булган. Ике ел элек зур спорт мәйданчыгы ясалды, быел капиталь ремонт башланды. Әмма яхшы традицияләр үзгәрешсез калды һәм баетылды. Алар турында сәхнәдән «агитбригада» — октябрятлар, пионерлар, комсомоллар сөйләде. Россиянең төрле почмакларыннан гына түгел, хәтта Италиядән дә чыгарылыш сыйныф укучылары видеопрезентцияләр аша котлауларын тапшырды. Алла Огородова 11 нче мәктәптә беренче сыйныфтан укый башлый, ә еллар узгач директор булып кайта: «Безнең төп максат балаларга укырга бар уңайлыклар тудыру иде, тәҗрибәле һәм нык тырыш педколлектив моңа иреште. 11 нче мәктәп һәрвакыт строй һәм җыр смотрында җиңде, һәрвакыт Җиңү парадында катнашты. Укытучылар хоры гел призлы урыннар алды, укучылар җыр конкурсларында һәрчак алда булды...» 

Мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында шәһәр үсешенә зур өлеш керткән, республика күләмендә танылган шәхесләр күп. Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин: «11 нче мәктәп шәһәрдә башкалардан аерылып тормады, гади уку йорты иде. Әмма монда һәрчак зур һөнәри әзерлектәге педагоглар эшләде. Алар укучыларга ныклы белем генә түгел, ә яхшы тәрбия бирделәр. 50 ел — чыннан да билгеле бер Рубикон, әмма шул ук вакытта — бу әле шактый яшь чор. Мәктәпнең киләчәге шулай ук матур булачакка ышаныч зур...» 

Алып баручы «залда тагын бер мәктәп директоры бар», — дип, бөтен кешене аптыратты. Ә ул исә 80 нче еллар уртасында мәктәптә укучыларның үзидарә көннәре үтә башлагач, вакытлыча «директор» вазифасын үтәгән Илсур Рәис улы Метшин икән. «Безнең сыйныф бик шау-шулы, дисциплина бик аксый иде. Күп кенә укытучылар безгә кул селтәделәр. 6 нчы класска кадәр бездә 11 сыйныф җитәкчесе алмашты! Чираттагы дәресне өзгәч, класска безнең беренче директорыбыз, Түбән Кама Мәгариф баганаларының берсе Зәки Гали улы Нуретдинов керде. Ботаника укытучысы Урошникова Раиса Владимировна минем янга килде һәм Зәки Галиевичка: «Бөтен тәртипсезлекләрнең тамыры менә кемдә, аның үзен дисциплина өчен җаваплы итеп билгеләргә кирәк», — диде. Мине сыйныф старостасы итеп куйдылар, дисциплина җайга салынды, моның өчен мине беренче булып комсомолга алдылар. Аннары комсомол комитеты секретаре итеп сайладылар һәм менә шулай җитәкче карьерам башланды», — дип искә алды Казан мэры. Ул мәктәпнең директоры Сергей Михайленкога башкалабыздагы «Казан» гаилә үзәге макетын һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Тантананы йомгаклаганда Сергей Михайленко килгән кунакларга, җыр һәм бию номерлары башкарган артистларга зур рәхмәтен әйтте, бүгенге укучылар һәм укытучылар бай тарихлы уку йортында тупланган традицияләрне саклап калачакларына ышанычын белдерде.

Фәрит Вагыйзов, 11 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Альберт Муклаков фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев