Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2023 елда Түбән Камада креатив индустрияләр мәктәбе ачылачак

Хәзер республикада бер шундый уку йорты Казанда эшли.

Киләсе елда Татарстанда ике креатив индустрия мәктәбен ачу планлаштырыла. Алар Түбән Камада һәм Әлмәттә булачак. Хәзер республикада бер шундый уку йорты Казанда эшли. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Татарстан онлайн» программасының туры эфирында хәбәр итте.

«Бу яңа формат. Хәзер без мультимедиа залы булдыруны төгәллибез, балалар анда медиаарт юнәлеше буенча белем алачак. Күпмедер дәрәҗәдә бу һөнәр сайлауга этәргеч бирер һәм минем уйлавымча, бу яшьләр киләчәктә үзләрен креатив индустриядә табарлар», — дип билгеләп үтте Әюпова.

Шулай ук министр мәктәпләрдә анимация, виар, медиаарт кебек берничә юнәлеш буенча укулар алып барылуын билгеләп үтте. Ә Түбән Кама һәм Әлмәттә ауди- һәм визуаль сәнгатьләргә өйрәтү өстәләчәк, алар кысаларында экспериментлар куелачак, дип өстәде спикер.

«Бу — иҗади юнәлешләрнең айти юнәлешләр белән тоташкан урын. Мондый мәктәпләр — яңа мәктәпләрнең беренче этабы, анда кеше үзе өчен яңа һөнәр таба алачак», — дип йомгак ясады Ирада Әюпова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев