Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

«Зур үзгәрешләр кичерде»

Халыкара Укытучылар көнендә яңартылган Мәктәп бульвары ачылды.

5 октябрь — Халыкара Укытучылар көнендә яңартылган Мәктәп бульвары ачылды. Аны ачу тантанасында Түбән Кама мэры Рамил Муллин, ветеран укытучылар, мәгариф оешмасы һәм мәктәпкәчә учреждение директорлары катнашты.

Бу урамны төзекләндерү өчен түбәнкамалылар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында тавыш бирде. Мәктәп бульвары Түбән Камада 1967 елда барлыкка килгән. Исегездә булса ул вакытта биредә кием, спорт товарлары һәм китап кибетләре эшләп торды. Бүгенге көндә кибетләрнең барысы үзгәреш кичерде. Биредә урнашкан һәм түбәнкамалыларның кайчандыр яратып йөргән «Акчарлак» кафесы бинасы 1983 елда дискоүзәк, 2017 елда «Ковер» яшьләр инициатива үзәге итеп үзгәртелде. Мәктәп бульварында 1983 елда 2 нче балалар мәдәният йорты да ачылган иде. Хәзер бу бинада 2 нче балалар музыка мәктәбе, КФҮ һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты урнашкан. 

Мәктәп бульвары беренче тапкыр 1978 елда үзгәртелә. Ул вакытта шәһәр архитектурасына бик туры килеп бетмәгән «ретро» стилендә яктырткычлар куела. 

Менә быел Мәктәп бульвары тагын зур үзгәрешләр кичерде. Җәяүлеләр йөри торган юллар яңартылды, яңа яктырту баганалары, чүп савытлары һәм эскәмияләр урнаштырылды. Моннан тыш, газоннарны да яңарттылар һәм видеокүзәтү камералары да куелды. Әлеге үзгәрешләрнең барысын да беренче мәртәбә педагогларга күрергә насыйп булды. "Барлык укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Хезмәтегез, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт. Сез шәһәребезнең киләчәген тәрбиялисез, — диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин, Мәктәп бульварын ачу тантанасында. Шәһәр башлыгы әйтүенчә, бу әле үзгәрешләрнең башы гына. Мәктәп бульвары территориясен өч зонага бүлү планлаштырыла: беренче төзүчеләр мәйданы, җәяүлеләр бульвары һәм Пушкин скверы, ул киләсе елда шагыйрь туган көнне барлыкка киләчәк. Биредә Александр Сергеевичка һәйкәл кую да күздә тотыла. e Фотолар e-kama. ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев