«Зәкят» хәйрия фонды махсус хәрби операциядәгеләргә 10 миллион сумлык ярдәм күрсәткән
Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов сөйләде.
Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов МХО зонасындагы мөселманнарга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».
Мәрданов сүзләренчә узган елда фонд барлыгы 24 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәткән. Шуларның дүрттән бер өлеше, ягъни 8 миллион сум махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. «Тулаем алганда, без егетләргә 10 миллион сумлык ярдәм күрсәттек. 2022 елның сентябрь анда акция игълан иткән идек, республика халкы хуплап алды», — дип сөйләде ул «ВСЕ СВОИ» телемарафонында.
Акча җылы кием-салымга, азык-төлеккә тотылган.
«Махсус хәрби операция зонасында мөселман ир егетләребез күп. Без 17 мең данә хәләл тушенка, итле банкалар, көрпә, май, шикәр кебек азык-төлек җибәрдек. Тулаем 7 тоннага якын ярдәм китте. Без хезмәт итүче егетләребезнең гаиләләренә дә ярдәм итеп торабыз», — диде ул.
Фонд махсус хәрби операция зонасына хезмәт кораллары, инструментлар, медицина чараларын да җибәргән.
Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция уза.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев