Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Хәрбиләргә кирәкле әйберләр җыйганнар

25 гыйнварда махсус операция зонасына Түбән Камадан мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар йөк озатылды.

«Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама бүлегеннән хәрби хезмәткәрләргә кирәкле әйберләр төялгән «Газель» автомобиле юлга кузгалды. Шушындый зур гуманитар ярдәмне җибәрү РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин ярдәме белән мөмкин булды. 

Активистлар төркеме үз көчләре белән киемнәр, төзелеш кораллары, тепловизорлар һәм башка кирәкле махсус җиһазлар җыйган. Әмма соңыннан якташларга әйберләрне ничек илтеп җиткерү мәсьәләсе килеп баса һәм алар гуманитар ярдәмне илтүдә ярдәм сорап Айдар Метшинга мөрәҗәгать иткәннәр. 

«Башка бик күп россиялеләр кебек үк, түбәнкамалылар да патриотлык һәм бердәмлек үрнәкләре күрсәтәләр, махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк, кирәкле көнкүреш әйберләре җыюда актив катнашалар. Ваемсыз булмаган кешеләр хәрбиләргә кирәкле бик күп әйберләр әзерләгәннәр. Аларны җыюда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Сезнең гомуми эшкә керткән өлешегез бәяләп бетергесез! Алга таба да егетләребезгә ярдәм итәчәкбез. Йөкнең якын арада тапшырылуын шәхсән үзем тикшереп торачакмын», — диде Айдар Рәис улы. 

Кичә Түбән Кама мөхтәсибәте дә Луганск өлкәсенә гуманитар ярдәм җибәрде. Җыелган әйберләр арасында 500 банка тушенка, хәләл казылык, киемнәр, медикаментлар һ.б. бар иде. Бу сәфәрнең тагын бер максаты — андагы татар диаспорасы белән очрашу

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев