Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалыларга «Фронтка ярдәм өчен» медальләре тапшырылды

Бүләкләрне 430нчы полк командованиесе тарафыннан җибәрелгән Буча кушаматлы хәрби хезмәткәр тапшырды.

Кичә Түбән Кама кешеләренә «Фронтка ярдәм өчен» медальләре тапшырылды. Түбән Каманың махсус хәрби операциядә катнашучыларына — 430нчы полкта хезмәт итүче хәрбиләргә ярдәм оештыруда зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләделәр.

Бүләкләнүчеләр арасында районның элеккеге башлыгы Айдар Метшин, Сергей Сергеев, Евгений Елдашов, Игорь Филипов һәм Тәлгать Сәлахов бар иде.

Тәлгать Сәлахов — бүләкләнүчеләрнең иң яше, 19 яшьлек егет мәктәптә укыган вакыттан ук булыша.

Бүләкләрне 430нчы полк командованиесе тарафыннан җибәрелгән Буча кушаматлы хәрби хезмәткәр тапшырды.

Фронтта махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу Россия Кораллы көчләренә ярдәм итүнең мөһим өлеше булып тора. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итү Җиңүгә ирешүдә һәм Россия мәнфәгатьләрен яклауда мөһим роль уйный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев