Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар мобилизацияләнгәннәр өчен 40 пар йон оекбаш бәйләгән

Моннан тыш солдатлар өчен азык-төлек, кием-салым, өй консервалары да җыйдылар.

Түбән Кама районының Сосновка авыл җирлегендә яшәүчеләр мобилизацияләнгән солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гуманитар ярдәм җыюны битараф булмаган халык, эшче пенсионерлар, укытучылар һәм эшмәкәрләр оештырды. Алар солдатлар өчен азык-төлек, кием-салым, өй консервалары җыйдылар, тагын 40 пар йон оекбаш бәйләделәр.

Посылкага шулай ук җиңү белән тизрәк кайту теләге язылган хатлар да салынды. Җыелган гуманитар ярдәмне активистлар Түбән Каманың Химиклар проспекты, 72Б буенча урнашкан кабул итү пунктына китерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев