Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга атна саен гуманитар ярдәм җибәреп тора

Олысы да, кечесе дә булдыра алганча, бу изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша.

Чираттагы ярдәм 
Химиклар урамы 72 «б» йортында урнашкан пункттан хәрбиләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Аеруча зур күләмле йөкне волонтерлар фронтка айга бер җибәреп тора.

Бу юлы кирәк-яракның күбесе хәрби частьләрнең госпитальләренә дип әзерләнгән. Юрган, мендәрләр, урын-җир әйберләре, матраслар җыйнак итеп төрелгән, машинага төягәнне көтеп торалар. 

6, 7, 8 микрорайоннарның территориаль үзидарә советы рәисе Лариса Орлова сүзләренә караганда, бу юлы гуманитар ярдәм сугышчыларга гына түгел, Лисичанскида яшәүче халыкка да барып җитәчәк. Алар өчен көндәлек кирәк булган әйберләр, памперс, кечкенә җәймәләр, төрле гигиена чаралары әзерләгәннәр. 

Олысы да, кечесе дә 
Посылкаларны шәһәр һәм район халкы оешкан төстә җыеп җибәргән. Белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр, пенсия яшендәге абый-апалар, сугышчыларның туганнары — һәркем фронт сызыгында булучыларга ярдәм итәргә тырыша. 

Күппрофильле көллият студентлары үзләре әзерләгән кул токмачы, кисеп киптерелгән сохарилар, шулай ук чәй, медикаментлар китергәннәр. «Без җылыда, парта артларында утырабыз. Ә алар салкын окопларда барыбызның да иминлеге өчен көрәшә. Моннан киткән әйберләр аларга ярдәм итә алса, без бик шат. Даими рәвештә катнашырга тырышабыз. Без сугышчыларыбызга бик рәхмәтле, аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез», — дип уртаклашты көллият студенты Мария Мәҗитова.

Адреслы ярдәм 
Башлыча барлык посылкалар да исемләп билгеләнгән. Аларның кайсы подразделениега, кайсы ротага озатылачагы язылып куелган. Солдатларга көндәлек кирәк-яраклар белән бергә төзелеш материаллары да җибәрелә. Бер урыннан икенчесенә күченеп йөргәнлектән, алар хәрбиләргә һәрдаим кирәк. 

«Без сугышчы егетләребез белән элемтәне өзмибез. Кемгә нәрсә кирәк, алар безгә даими рәвештә хәбәр итеп торалар. Шәһәр һәм район халкы бик нык ярдәм итә, рәхмәт аларга. Кайсы взвод, ротага нәрсәләр кирәк, солдатлар сораган әйберләрне иң беренче чиратта туплап җибәрергә тырышалар», — ди махсус хәрби операция ветераны Владимир Чермаков. 

Бәйрәм уңаеннан 
Җылы киемнәр, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, азык-төлек, дарулар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр бер-бер артлы зур «ГАЗель» машинасына төялеп бара. Алар арасында Ватанны саклаучылар көнен сугыш кырында каршы алган якташларыбызга бүләкләр, балаларның хатлары һәм рәсемнәре дә бар. 

«Түбән Кама халкына зур рәхмәт әйтәсе килә. Волонтерлар белән санап карадык, өч ел дәвамында Химиклар урамында урнашкан әлеге пунктка гына да 10 меңнән артык кеше килеп киткән. Кемдер әйбер белән, кемдер акчалата ярдәм итә. Ялга кайткан солдатлар да кирәкле әйберләрне шушыннан алып китә ала. Ә мондый гуманитар ярдәм җыючы пунктлар шәһәрдә берничә. Моннан тыш, хәрбиләргә төрле яклап ярдәм күрсәтүче 10 лап төркем эшләп килә. Район халкы да, шәһәрдә яшәүчеләр дә бик актив», — дип ассызыклап узды шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина.

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев