Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташ хәрбиләргә булышуын двәам итә

Гуманитар акциянең хуплануы шәһәрдәшләребезнең күпләп теләп катнашуында чагыла.

Махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлыларга гуманитар ярдәм йөзеннән оештырылган «Татарстан гуманитар ярдәме» төркеме махсус хәрби операциядә катнашучы якташ хәрбиләргә яхшы таныш. 

Хәрби операциядә катнашучы шәһәрдәшләребез язмышы белән тирәнтен кызыксынучы, тормыш-көнкүрешләрен яхшыртырга ниятләгән волонтерлар төрле гуманитар ярдәм акцияләрендә теләп катнаша. Ил киләчәге хакында уйланучы, ил бөтенлеген кайгыртучы, битараф булмаган шәһәрдәшләр көндәлек кулланылучы көнкүреш әйберләр, гигиена кирәк-яраклары, озак вакыт саклау өчен герметик төрелгән ашамлык, ярмалар белән беррәттән, эчке кием-салымнар, җылы кием һәм оекбашлар, яктырту җайланмалары җыйнап озаттылар. Кышкы озын төннәрдә окопны яктырту өчен кулланылучы шәмнәр солдатлар тарафыннан югары бәяләнде, караңгы блиндажларга яктылык бөркеде, бертөрле солдат тормышына ямь өстәде. 

Бөек Җиңү көне алдыннан, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән, волонтерлар тарафыннан игълан ителгән киң масштаблы акцияне түбәнкамалылар зур теләктәшлек белән кабул иттеләр. Гуманитар акциянең хуплануы шәһәрдәшләребезнең күпләп теләп катнашуында чагыла. Хәйрия пунктына берәмберәм дә, техникага төяп тә көнкүреш әйберләре, кырыну җайланмалары, төрледән-төрле ашамлыклар, сок, сулар, тормышта һәркөн кулланылучы әйберләрне алып килүләрен дәвам итә.

Волонтерлар, җыйналган әйберләрне комплектлап төреп, сугышчы якташларга гуманитар олауда озатырга әзерлиләр. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында да һәркемнең максаты тылда фидакарь хезмәте белән җиңүне якынайту өчен үзен аямый эшләү, кулыннан килгәнчә фронтка ярдәм итү булган бит. Белүебезчә, республикада яшәүчеләр тарафыннан җыелган акчага 200 танк җыелып, фронтка озатыла. Данлы традиция бүген дә дәвам итә һәм гуманитар акциядә катнашучылар саны көннән-көн арта. 

Шушы көннәрдә Түбән Кама химия-технология институты хезмәткәрләре, укытучылары, студентлары күңел җылысын салып җыйган гуманитар әйберләр катыргы тартмаларда «Ларгус» мишинасында бирегә китерелде, якташ сугышчыларга озатуга әзерләнде. 

— Җәйге көннәрдә «коры душ» ның әһәмияте көннән-көн арта. Шул сәбәпле, без, волонтерлар әлеге гигиена әйберсенә игътибарны тагын да арттырабыз, күпләп комплекслы итеп төреп, озатырга әзерлибез, — ди 6, 7, 8 нче Территориаль иҗтимагый узидарә советы (СТОС) рәисе Лариса Алексеевна. — Отпускага кайткан егетләребез хәйрия пунктына килеп, безгә рәхмәтләрен белдерәләр, җибәрелгән әйберләргә сөенүләрен яшермиләр. Туган җир, шәһәребез, республика ярдәмен тою җиңүне якынайта, диләр алар. Җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтсыннар туган илебезнең бөтенлеге өчен көрәшүче каһарман сугышчы якташларыбыз! 

Химиклар проспекты 72б йортында ижтимагый узәк пунктында урнашкан әлеге гуманитар ярдәм пункты ишеге ябылып тормый, шәһәрдәшләребез, волонтерлар акциянең дәвамлылыгын ассызыклагандай, хәйрия әйберләрен китерүләр дәвам итә.

Гаяз Минһаҗев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев