Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар Лисичанск һәм Рубежное тыныч халкына гуманитар ярдәм җибәрде

Волонтерлар эчә торган су, урын-җир әйберләре, ярма, төрле коры азык-төлек товарлары җыйган.

Түбән Камадан Лисичанск һәм Рубежноега чираттаны гуманитар йөк партиясен җибәргәннәр. Бу юлы Түбән Кама халкы Татарстан шефлыгы астындагы шәһәрләрдә яшәүче тыныч халык өчен якынча тонна ярым гуманитар ярдәм җыйган.

Бүген нефть химиклары шәһәреннән китә торган төп йөк — иң кечкенәләрдән алып иң зурларына кадәр су шешәләре. Анда эчәргә яраклы су һәрвакыт кирәк. Моннан тыш, волонтерлар урын-җир әйберләре, ярма, төрле коры азык-төлек товарлары җыйган.

«Урта һәм югары уку йортлары, балалар бакчалары кушылды, предприятиеләр, эшмәкәрләр актив ярдәм итте. Нефть химиясе көллиятенә аерым рәхмәт әйтергә телибез. Аларның студентлары, яшь гвардиячеләре безгә һәрвакыт ярдәм итәргә, төяргә, фасовкаларга әзер. Шәһәребез һәм районыбызның өлкән яшьтәге кешеләренә аерым рәхмәт. Алар су басудан зыян күргән кешеләрнең фаҗигасен үзләренең шәхси фаҗигасы кебек кабул иттеләр. Үз пенсияләренә азык-төлек, урын-җир әйберләре сатып алдылар», — ди «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лариса Михайлова.

1500 тонна авырлыктагы гуманитар йөк кичә үк Казанга, үзәк складка барып җитте. Ә инде анда аны сортларга бүләчәкләр, колонна составында Лисичанск һәм Рубежноега җибәрәчәкләр. Әйберләрнең бер өлеше Оренбург өлкәсенә илтеп тапшырылачак.

Мохтаҗ тыныч гражданнар өчен төп ярдәм җибәрү әлегә тәмамланды. Ә менә хәрби операция катнашучылары өчен ярдәмне көн саен китерергә мөмкин. Пункт Химиклар, 72б адресы буенча урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев