Түбәнкамалылар дворникка кар җыю машинасы бүләк итте
Бүләкне аңа туган көнендә тапшырганнар.
Түбән Кама халкы ишегалдын җыештыручының туган көненә бүләк ясады. НТР 24 корреспондентына шәһәр кешесе Алексей Журавлев сөйләгәнчә, аңа ишегалдында чисталык һәм тәртип саклаучы дворник мөрәҗәгать иткән. Әйтүенчә, абзый кар җыючы машина сатып алуда ярдәм итүне сораган, чөнки сәламәтлеге начар булу сәбәпле, аңа көрәк белән эшләве торган саен авыррак була бара.
«Без бөтен ишегалды белән акча җыеп, аңа бу техниканы сатып алдык», — дип сөйләде Алексей Журавлев.
Ишегалдын җыештыручыга снегоуборщикны аның туган көнендә тапшырдылар, өстәвенә бәйрәм табыны да оештырдылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев