Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар алгы сызыктагы сугышчылар өчен 10 тонна гуманитар йөк җыйды

Анда төзелеш материаллары, шиннар, антифриз һәм тосол, шулай ук азык-төлек продуктлары тупланды.

МХО зонасына чираттагы гуманитар йөк партиясе җибәрелде. Бу юлы түбәнкамалылар 10 тоннага якын төзелеш материаллары, шиннар, антифриз һәм тосол, шулай ук азык-төлек продуктлары туплады.

Диңгез пехотасының 155 нче бригадасы сугышчылары йөк алырга туп-туры алгы сызыктан килгән. Төяү эшендә «Сугышчан туганлык» вәкилләре, МХО сугышчылары, волонтерлар ярдәм итте.

«Хәзер, әгәр йөк формалашкан икән, күп кенә егетләр аны тизрәк алып китәргә тырышалар, үзләре КАМАЗда Түбән Камага киләләр. Атна саен киләләр, волонтерлар төяп-озатып җибәрә», — дип сөйләде «Донбасс иреклеләре берлеге» рәисе урынбасары Олег Есипов.

Тагын бер фура МХО зонасына ике автомобиль, азык-төлек, эчә торган су һәм башка беренчел кирәк-яраклар белән посылкалар илтәчәк. Барлыгы хәрбиләргә 10 тоннага якын гуманитар йөк җибәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев