Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалылар 20 тонна гуманитар ярдәм һәм 2 миллион сумнан артык акча җыйганнар

Бу юлы йөк үзенчәлекле.

Түбән Камадан гуманитар йөкнең зур партиясен җибәрделәр. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин сөйләгәнчә, бу юлы йөк үзенчәлекле. Ул ВСУ һөҗүменнән соң җимерелгән медицина ярдәме күрсәтү пунктын торгызу өчен билгеләнгән.

«Егетләребез медицина ярдәменнән мәхрүм калды. Ярдәм җыюга күпләр кушылды һәм моны бик оператив эшләделәр. Уртак тырышлык белән 2 миллион сумнан артык акча җыя алдык! Бу эшкә кушылган һәркемгә рәхмәт белдерәм!» — дип язган Айдар Метшин.

Депутат шулай ук 20 тонна йөктә караватлар, урын-җир, носилкалар, төзелеш материаллары һәм медикаментлар туплануын билгеләп үтте.

«Болар барысы да 430 нчы полк сугышчылары ярдәм алган госпитальне тиз арада торгызу өчен кирәк. Бу полкта Түбән Камадан киткән 200 дән артык егет хезмәт итә. Йөкне Донбасс иреклеләре һәм Түбән Кама районының «Сугышчан туганлык» белән берлектә озаттык», — дип сөйләде Айдар Метшин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев