Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбәнкамалы Рәмзия Мостафина солдатлар өчен 300 пар оекбаш бәйләгән

Бу көннәрдә ул чираттагы 10 парны волонтерларга тапшырды.

Махсус хәрби операция башланганнан алып, шәһәребез һәм районыбыз олы бер «тыл фронты» на әверелде. Солдатларны кайгыртып, түбәнкамалы волонтерлар көне-төне ярдәм итәргә тырыша. Әлеге язмабыз шундый киң күңелле кешеләрнең берсе турында.

«Илебез киләчәге алар кулында. Һәркайсы өчен җан әрни, һәрберсен көтәбез», — ди Рәмзия Мостафина. Ноябрь аенда аның фронттагы егетләргә ярдәм итүенә өч ел булган инде.

Рәмзия ханым кечкенәдән бәйләргә өйрәнгән. Украинада хәрби операция башлангач, сеңлесе Розалия Козлова аңа базардан җеп кайтарып бирә. «Әйдә, булдыра алганча тырышыйк, солдатларга оекбашлар бәйли башлыйк», — дигән тәкъдим белән чыга. Шул вакыттан бирле апалы-сеңелле ике ханым буш вакытларын шушы изге эшкә багышлыйлар. 

Рәмзия Мөхәммәтҗан кызы өч ел эчендә 330 пар җылы оек бәйләгән. Бу көннәрдә ул чираттагы 10 парны волонтерларга тапшырды. «Солдатларыбызның аяклары өшемәсен, җылыда булсын. Оекбашлар һәркайсына да җитсен, исән-имин булсыннар, дигән теләк кенә күңелдә. Бу — без күрсәтә алган ярдәмнең иң кечкенәсе», — дип ассызыклый волонтер. 

Җылы оеклар өчен җепне волонтерлар биреп тора икән. Әйберләр бәйли торган һәр кешенең запас җеп йомгаклары була инде, үземнекеләрне дә кушам, ди Рәмзия Мостафина. Носкиларның кайберсенә Россия флагы, яисә башка рәсемнәр ясап та бәйли. Янәшәсендә 7 яшьлек песие дә бөтерелеп йөри. Тик йомгакларга тими — изге эшнең никадәр кирәкле икәнен ул да аңлый сыман. 

Башлыча Рәмзия апа ял көннәрендә бәйли. Бер көнгә бер пар оекбаш әзер була, ди ул. Тик аның фронтка ярдәме моның белән генә чикләнми. Үзе каравылчы булып эшләгән 93 нче балалар бакчасында маскировка челтәрләре үрергә дә өлгерә. «Мөдиребез Гөлназ Илгиз кызы тырышлыгы белән балалар бакчасында хәзер маскировка челтәре үрү өчен җайланма бар. Буш вакыт килеп чыккан саен безнең хезмәткәрләр, шунда барып, челтәр ясауда катнаша. Мин дә обходлар арасында кушылам. Быел инде шулай бергәләп сугышчыларыбызга 50 гә якын челтәр үреп җибәрдек», — ди оста куллы волонтер. 

Әнә шулай, пенсионер ханым һәр көнне кулыннан килгәнчә фронтка ярдәм итә. «Бәйләмичә тора алмыйм инде мин. Ватан сакчыларыбыз анда ут эчендә була торып, ничек инде битараф калырга мөмкин?! Телевизорда берәр кино кабызам да, шуны карый-карый бәйлим. Моның бернинди авырлыгын да күрмим. Сугышлар гына тизрәк бетсен, егетләребез исән-имин кайтсыннар», — ди Рәмзия Мостафина.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев