Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Каманың 1нче гимназиясендә махус хәрби операциядә катнашучылар өчен токмач әзерләделәр

Безнең тынычлык өчен көрәшкән егетләребез токмачлы ашлар ашап өйләрен искә алсыннар, безнең күңел җылыбызны тойсыннар иде, ди укытучылар һәм укучылар.

«Һәр сугышчыга өй токмачы» акциясе кысаларында бу озак саклана торган ярымфабрикатны гимназиядә икенче тапкыр әзерлиләр. Фронт сызыгында токмачны көтеп алалар. Укучылар үзләренең нинди игелекле эштә катнашуларын яхшы аңлыйлар. Токмач ясау эше патриотик әңгәмәләр белән үрелеп бара. Шулай итеп, гадәти технология дәресе чын ватанпәрвәрлек сәгатенә әверелә. «Балаларыбызның солдатларга рәхмәтле булып үсүләрен телибез. Безнең бүгенге вакытта кайтып ятыр урыныбыз, ашар ризыгыбыз, йомшак караватыбыз, мендәребез бар икән, үзебезнең аяз күк астында йөрүебез белән без сугышчыларыбызга бурычлы. Кемнеңдер нарасый баласы яу кырында үзенең гомерен кызганмыйча иминлек өчен көрәшүе аркасында гына без бүген тыныч, рәхәт яшибез. Без аларга ярдәмнән читтә калырга тиеш түгел», — ди гимназиянең технология укытучысы Сиринә Садыйкова. 

Токмач кисү серләренә аш-су дәресендә, мәктәпең «Хуҗабикә» проекты кысаларында төшенәләр. Токмачны өйдә әзерләп китерүчеләр дә бар. Күмәкләшеп, фронт өчен ныклы тыл булырга тырышалар алар. Чөнки күбесенең туганнары бүгенге вакытта ут эчендә, алгы сызыкта. «Мин шушы эштә катнаша алуыма бик шат. Без солдатларга оекбашлар бәйлибез, азык-төлек әзерлибез. Токмач ясарга да өйрәндем менә. Минем дә бер абыем хәзерге вакытта хәрби операция зонасында. Мин аның белән бик горурланам. Безнең ярдәм аларга барып җитәр, булышыр дип өметләнәм», — дип сөйләде Ралинә Вәлиева. 

Токмач әзерләү белән технология дәресләрендә, шулай ук укудан тыш вакытта шөгыльләнгәннәр биредә. Башлыча, бу эш 6 нчы сыйныф укучылары белән алып барылган. Алга таба башкаларны да бу эшкә җәлеп итәргә ниятлиләр, каникул вакытында да токмач әзерләүне дәвам итәргә планлаштыралар.

Гомумән алганда, ел дәвамында гуманитар ярдәм әзерләү юнәлешендә гимназия коллективы, укучылар, әти-әниләр бик актив булганнар. Кимендә чирек саен кирәкле әйберләрне туплап гуманитар ярдәм җыю пунктына китергәннәр. Гимназия директоры Илнур Хәбибуллин сүзләренә караганда, патриотик юнәлештәге эш «Хуҗабикә» проекты белән генә чикләнми. Мәктәптә Хәтер аллеясы бар. Анда гимназиядә укыган, төрле елларда ил сагында торган һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган интернациональ сугышчылар, махсус хәрби операциядә гомерләре өзелгән солдатларга истәлек такталары урнаштырылган. Мәктәп яны территориясендә Дан аллеясы булдырылган. Анда агач үсентеләре утыртылып, һәркайсына һәлак булган сугышчыларның исемнәре язылган табличкалар эленгән. Шулай ук ел дәвамында гимназиядә бүгенге вакытта хәрби операциядә катнашучы әтиләр һәм чыгарылыш укучылары, хәрби хәрәкәт ветераннары белән очрашулар үткәрелеп тора. 

Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев