Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Матур эшләребез бар

Түбән Каманың 1 нче гимназиясендә МХОдагы солдатлар өчен токмач ясыйлар

Кул токмачын узган уку елында ясый башлаганнар.

Көзге каникулда мәктәпләр тынып калды, балалар ялга чыкты. Ләкин укытучыларның эше туктамады. Өстәвенә, бу вакыт аралыгында алар волонтерлыкка да күбрәк игътибар бирә алды. 

Изге гамәлләр өчен вакыт һәрвакыт табыла, диләр Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә. Төп эшләре булуга карамастан, каникуллар вакытында укытучылар күбрәк вакытларын солдатларга токмач эзерләүгә багышларга булганнар. «Без бу өй токмачының сугышчыларыбызга никадәр кирәк, кадерле икәнен яхшы аңлыйбыз. Укучыларыбыз арасында да хәзерге вакытта әтиләре хәрби операция зонасында булган алты балабыз бар. Бердәм булып, укучылар, укытучылар, ата-аналар белән берлектә без шушы эшне алып барабыз», — ди хезмәт дәресе укытучысы Сиринә Садыйкова. 

Кул токмачын узган уку елында ясый башлаганнар. Әлеге идеяне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Галимова тәкъдим иткән. Гимназия коллективы бик теләп ризалашкан. Башта укучылар токмачны хезмәт дәресе вакытында ясарга өйрәнгәннәр, аннары бу эшкә башкалар да кушылган. Кемдер әзер токмачны өеннән алып килә. Шулай итеп, гимназиядән кул һәм йөрәк җылысын кушып әзерләнгән токмачлар даими рәвештә алгы сызыкка җибәрелеп тора. «Патриотик тәрбия безнең гимназиядә бүген беренче урында тора дип әйтер идем. Балаларыбыз, укытучыларыбыз, башка хезмәткәрләр гаиләләре белән солдатларга азык-төлек, киемсалым җыеп җибәрәләр. Балалар коры душ, «исән калу беләзекләре» ясыйлар. Хәзер менә токмач әзерлибез. Бу өй ризыгы, кайнар ашлар безнең хәрбиләребезгә көч бирсен, исәнлек өстәсен, дигән теләктә ясыйбыз без аны һәм егетләребезне җиңү белән көтеп калабыз», — ди тәрбия эшләре буенча гимназия директоры урынбасары Эльмира Гыйздәтуллина.

Кипкән токмачны махсус тартмаларга салып баралар. Алар өчен махсус эмблемалар да уйлап тапканнар. Ябыша торган түгәрәк кәгазьдә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Хәрбиләр өчен токмач» дигән лозунглар урнашкан, кемнән җибәрелгәне дә язылган.

«Гимназия безнең волонтерлык үзәге белән даими элемтәдә тора. Монда чын патриотлар тәрбиялиләр. Алар солдатларга төрле яклап ярдәм итәргә ашыга. Бу изге эшнең никадәр мөһим икәнен, солдатларның моңа мохтаҗ булуын балалар да, мәктәп коллективы да бик яхшы аңлый. Фронт өчен алар ныклы тыл булып тора», — дип ассызыклый «Изге йөрәкләр» төркеме волонтеры Лариса Орлова. 

Герой шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән гимназия, чыннан да, патриотик юнәлештә күләмле эш алып бара. Алар бүгенге көн геройларына ярдәм итәләр, вафат булган сугышчыларны да онытмыйлар. Күптән түгел уку йортының геройлар аллеясында маскировка челтәре үрү өчен махсус җайланма барлыкка килгән. Бу эшнең технологиясен укучылар да, гимназия хезмәткәрләре дә өйрәнә башлаган инде. Димәк, тиздән фронтка алар маскировка четләрләре дә җибәрә башлаячаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев