Түбән Камадан махсус операция хәрбиләренә 20 тоннадан артык ярдәм җибәрделәр
Ярдәм уртак тырышлык нәтиҗәсендә җыелган.
Түбән Камадан махсус хәрби операция катнашучыларына 20 тоннадан артык ярдәм җибәрделәр. Йөк төялгән фуралар Курскидан Херсонга кадәр берничә ноктага юл тотачак.
Машиналарга исемле посылкалар, төзелеш материаллары, автомобильләр өчен запас частьләр һәм тәгәрмәчләр, маскировка челтәрләре, эвакуация арбалары, көнкүреш әйберләре төялгән. Моннан тыш, хәрбиләргә «УАЗ» машинасы, мотоцикл һәм алгы сызыкта аеруча кирәк булган генераторлар алып килеп тапшырылачак.
Ярдәм уртак тырышлык нәтиҗәсендә җыелган. Процесска эшмәкәрләр, волонтерлар, хәрбиләрнең туганнары һәм Түбән Каманың битараф булмаган халкы кушылган.
«Игелекле эштә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Безнең ярдәм хәрбиләребезгә хезмәттә генә булышып калмый, аларга көч һәм үз-үзенә ышаныч та өсти!» — дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев.
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев